Уйланырга урын бар
18 февраль 2022, 08:45

Ә без гади халыкта акча юк дигән булабыз...

Ничек кенә бар әле. Үзләреннән артканын аферистларга да бирәләр.

Ә без гади халыкта акча юк дигән булабыз...Ә без гади халыкта акча юк дигән булабыз...
Ә без гади халыкта акча юк дигән булабыз...

   Язып торабыз, сөйләп торабыз, аңлатып торабыз: шикле кешеләргә, шикле компанияләргә ышанып, акчагызны бирмәгез, дип. Күрәсең, кайсыберәүләр моны аңлаудан ерактыр.

     Менә тагын бер күңелсез хәл. Башкортстанда яшәүче бер пенсионер өчен инвестицияләрдә акча эшләргә тырышу бик күңелсез тәмамланган – иркәй 1,2 миллион сум акчасын югалткан.

   Гыйнвар азагында Ишембайда яшәүче 66 яшьлек иргә  инвестиция компаниясе “хезмәткәре” шалтыраткан һәм бик мавыктыргыч итеп  аны  бай, матур тормыш көтүе турында сөйләгән. Моның өчен  күрсәтелгән исәпкә  булган акчаларыңны гына күчерергә кирәк икән. Кемнең тиз генә баеп китәсе килми инде? Хыялый пенсионер инвестор белән килешкән һәм теге күрсәткән исәпкә ярты миллион сумнан артык акчасын күчереп тә куйган. Алай гына түгел, банктан 200 мең сум кредит алган һәм аны да теге исәпкә очырган...

Тагын да ике атнадан пенсионер брокер сайтының ялган булуын белгән. Әмма үзен алдаган консультантка күпме генә шалтыратса да, телефонны алучы булмаган шул инде. Беләсе иде –  алданган абзый бу хәлдән сабак алды микән?

Фото: news102.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас