

Кешене нужа йөртә. Югыйсә, кемнең генә гаиләсен калдырып, акча эшләргә дип, ерак якларга китәсе килеп торсын? Әмма гаиләне туендырырга, балаларны укытырга кирәк, калганнардан калышмый дөнья дә көтәсе килә.
“Үзебездә эш булса, Себергә йөрмәс идек”, – дигәнне еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, үзебездә эш юк түгел. Ләкин күп урыннарда хезмәт хакы безнең илдә җан асрарга гына җитәрлек. Шуңа күпләр кара эшләргә барырга атлыгып тормый. Аның каравы Урта Азия якларыннан килүчеләр мондый эшләргә шатланып тотына. Әнә шулай итеп, безнекеләр Себер йөри, ә бездә читтән килүчеләр эшли...
Әйткәндәй, былтыр беренче яртыеллыкта Башкортстанга килүчеләр саны китүчеләрдән 330 кешегә күбрәк булган. Гомумән, якынча йомгаклар буенча, 2021 елда бездә өч миграция рекорды куелган. Бу хакта республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.
“2020 елдан алып республикадан китүчеләр саны кыскарды, ә 2021 ел уртасына килүчеләр саны китүчеләрдән артты, – диде ул. – Сигез елга беренче тапкыр Башкортстанда миграция артуы күзәтелгән – ул 7963 кеше тәшкил иткән”. Моннан тыш, 5 ел эчендә беренче тапкыр мәгариф миграциясе буенча да үсеш булган: 2740 кеше өстәлгән. Себер төбәкләрендә яшәүчеләрнең Башкортстанга кайту күрсәткече дә арткан.
Безгә иң күбе Урал федераль округы төбәкләреннән килгәннәр (+1486 кеше). Әйтик, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономиля округларыннан күчеп кайтучылар байтак.
Үзебезнең Идел буе федераль округы төбәкләрен алсак, иң күбе Ырынбур өлкәсеннән – 770 кеше килгән.
Пандемия йогынты ясагандырмы, әллә башка сәбәпләр булгандырмы – чит илләрдән дә кайтучылар да арткан. Мәсәлән, Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән – 6,1 мең кеше, бүтән дәүләтләрдән килгән 1,6 меңгә якын кеше хәзер Башкортстанда яши.
Экспертлар фикеренчә, республикага кайтыр яки килер алдыннан кешеләр төбәктәге икътисадка бәя бирә. Эш урыны, яшәү шартлары булырмы дип уйлый. Бу уңайдан соңгы елларда республикада җанлылык сизелә. Беренчедән, без Русия төбәкләре арасында инвестиция климаты торышы буенча беренче бишлеккә керә алдык. Димәк, инвесторлар тәкъдим иткән проектлар гамәлгә аша. Бу инде эш урыннары булдырыла дигән сүз. Аннары, махсус икътисади зоналар, үсеш территорияләре эшли башлады. “Узган ел 3 мең яңа эш урыны булдырылды, – ди Ленара Иванова. – Болар да Башкортстан халкы артуына йогынты ясый”.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров тә: “Халык миграциясе – икътисадның торышын күрсәтүче бик мөһим индикатор”, – дип билгеләде.
Аның әйтүенчә, тагын бер шатлыклы күренеш – ул читтән килүче студентлар санының артуы. “Безгә күбрәк киләләр. Соңгы өч елда вузларда бюджет урыннары санын даими арттырабыз, бу да үз ролен уйный. Һәм, әлбәттә, “Приоритет 2030” программасында җиңү һәм Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзү – болар барысы да безнең файдага эшли”.
Ләкин моның белән генә тукталып калырга ярамый, ди төбәк җитәкчесе. “Миграция безнең файдага булсын өчен тагын ниләр эшләргә мөмкин икәнлеген өйрәнергә кирәк. Бу – төп бурычларның берсе”.
Республикада кеше санының артуы, әлбәттә – яхшы күренеш. Шулай да, читләрне җәлеп итүгә караганда, тәү чиратта үзебезнекеләр читкә китмәслек, туган җирләрендә яхшы хезмәт хакы алып, матур дөнья корып эшләрлек шартлар тудыру мөһимдер. Ул чагында инде безгә килергә теләүчеләр саны да үзеннән-үзе арта барачак...