Уйланырга урын бар
11 февраль 2022, 10:40

Күбрәк йоклау ябыктыра, ди

Сез моңа ышанасызмы?

onashem.mediasole.ruonashem.mediasole.ru
onashem.mediasole.ru

Бернинди диетага утырмый да ябыгып була, диләр белгечләр. Моның өчен гадәтләнгәнгә караганда бер сәгатькә артыграк йокларга гына кирәк икән. Чикаго Медицина университеты карамагындагы төшләрне өйрәнү үзәге галимнәре шундый нәтиҗә ясаган.

Алар тән авырлыгыннан җәфаланучы 80 ирекмән катнашлыгында тикшерү үткәргән. Бу кешеләр тәҗрибәгә кадәр тәүлегенә уртача 6,5 сәгать йоклаган. Тикшерү барышында аларның бер төркеменә бер сәгатьтән артыграк йокларга кушканнар.

Шулай итеп, вакытларын кроватьтә күбрәк үткәрүчеләрдә ачыгу хисе азрак булган. Нәтиҗәдә калория куллану күләме тәүлегенә 270 килокалориягә кадәр азайган. Бу шоколадлы өч печенье дигән сүз.

Тикшерүчеләр исәпләвенчә, көн саен шулкадәр калорияне югалта барганда өч елда 12 килограммга ябыгырга була. Ә инде туклануга һәм физик йөкләмәләргә үзгәрешләр керткәндә тагын да күбрәк артык килограммнарны ташларга мөмкин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас