Уйланырга урын бар
10 февраль 2022, 05:30

Лотореяда отам дип, үз акчасын югалткан

Кайда табасыңны, кайда югалтасыңны белеп булмый, диләр. Хак сүзләр.

Лотореяда отам дип, үз акчасын югалтканЛотореяда отам дип, үз акчасын югалткан
Лотореяда отам дип, үз акчасын югалткан

Кайда табасыңны, кайда югалтасыңны белеп булмый, диләр. Хак сүзләр. Башкортстанда яшәүче бер туташ та бу сүзләрнең хаклыгын аңлагандыр.

       Эш шунда – 19 яшьлек кызга социаль челтәрләрдә таныш булмаган берәү смс язып салган – янәсе дә, кыз социаль лотореяда 50 мең сум акча откан икән. Ләкин аны алу өчен 900 сум комиссияне түләргә кирәк, имеш. Кыз 900 сумны күчергән. Ләкин эш моның белән генә тәмамланмаган,  кыздан тагын да 2,4 мең сум күчерүен сораганнар... Әлбәттә, бу акчаларны күчергәннән соң беркем дә кызга аның “откан” 50 меңен бирмәгән – элемтәгә чыккан мошенниктан җилләр искән.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас