

Күпләребез “Салават Юлаев” клубы уенчыларының хезмәт хакын күз алдына да китермидер. Чыннан да, күпме ала соң алар?
Иң зур хезмәт хакын кайсы уенчы аладыр, монысын әйтә алмыйбыз, әмма клубның иң яшь уенчысы – 20 яшьлек Шакир Мөхәмәдуллин клуб составында иң аз хезмәт хакы алучы уенчыларның берсе, диләр. Metaratings.ru порталы мәгълүматлары буенча, Шакир бер сезонга... 7 миллион сум акча эшли. Бу 100 мең доллардан кимрәк дигән сүз. Менә шуннан соң ирексездән уйлап куябыз инде, җәмәгать – эх, үзебез спортчы була алмадык, балаларны әллә хоккейга бирергә инде?
Фото: news102.ru