

Коммуналь түләүләр өчен квитанцияләр килгән саен “нинди саннар язылган икән” дип котлар алынып тора.
Аеруча кыш айлары кесәгә суга. Чөнки торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарның яртысын диярлек, атап әйткәндә 46 процентын, җылылык өчен түләү тәшкил итә. Икенче урында – электр энергиясе (21,6%), өченчедә су белән тәэмин итү (8,8%) тора.
Әйткәндәй, Башкортстанның Югары суды “БашРТС”ка җылылык өчен түләүне кабаттан исәпләргә ясарга кушкан. Чөнки күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, 2020 елның декабрендә зур суммалар язылган түләүләр килде дип, шикаять белдерде. Прокуратура тикшерүләре барышында, ресурс белән тәэмин итүчеләрнең килешүләрне бозулары, нәтиҗәдә җылылык өчен түләүләрнең нигезсез артуы ачыкланган.