

Генпрокуратура юл камераларыннан килгән ялган штрафларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Ни өчен? Эш шунда – 2021 елда төбәк прокурорлары автомат теркәү комплексларының эшен тикшерде. Алар юлларда урнаштырылган фото-видео камераларның еш кына “хокук бозуларны кисәтү өчен түгел, ә төбәктәге власть органнары һәм эшкуарлар тарафыннан өстәмә табыш алу максатыннан” файдаланылуын ачыклады, дип белдерәләр генераль прокуратурада.
Ведомство зыян күргән водительләрнең мөрәҗәгать итүен көтеп тормыйча, ялган штрафларны юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк төзәтмәләр әзерли. Тикшерүләр шуны күрсәткән – төбәкләрдә властьлар һәм эшкуарлар юл камераларын башлыча өстәмә табыш алу өчен куллана.
Русиядә юлларда фото-видео фиксация камераларын 2008 елдан бирле кулланалар. Күп еллар инде юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның күбесе нәкъ менә шулар буенча билгеләнә. Әйтик, 2020 елда юл хәрәкәте өлкәсендә барлык административ хокук бозуларның 90%ы видеокүзәтү комплекслары ярдәмендә ачыкланган.
Гомумән, үткән елда юл камералары 117 млрд. сум акча “эшләгән”. Бик зур сумма, шулай бит? Русия водительләренең юлларда алынган штрафлары шушы суммага барып баскан. Ә бит камералар саны артканнан-арта, алар белән бергә – теркәлгән тәртип бозулар да.
- Русия юлларында фото-һәм видео теркәү камераларын еш кына юл хәрәкәте хәвефсезлеген саклау өчен түгел, ә табыш өчен генә куялар, - дип тагын бер ассызыклады Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда генераль прокурор Игорь Краснов. - Бу регистраторлар үзләре еш кына дөрес эшләми, шуның аркасында автомобиль хуҗалары законсыз рәвештә штраф ала. Дәүләт тә зыян күрә – камералар урнаштыру буенча контрактлардан файдаланып, вазифа биләүчеләр бюджет акчаларын чәлдерә.
Игорь Краснов әйтүенчә, 2021 елда прокуратура Росфиннадзор, Федераль хәвефсезлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә фото - һәм видеофиксация системаларын сатып алу һәм урнаштыру тирәсендә күп кенә алдан сүз куешулар (сговор) ачыклаган. Тагын бер хәл борчый – күп кенә видеокүзәтү системалары җайга салынмаган программа белән тәэмин ителгән, шуның аркасында машина йөртүчеләр законсыз рәвештә административ штрафлар ала.
- Тагын бер кабатлап әйтәм, видеофиксация системаларын урнаштыручылар, иң беренче чиратта, мөмкин кадәр тизрәк табыш алу турында уйлый. Хәвефсезлек мәсьәләләре бездә икенче планда кала, - дип нәтиҗә ясады прокурор.
“Генераль прокуратура юл кагыйдәләрен бозуны видеофиксацияләү системасына бүлеп бирелгән бюджет акчаларының нәтиҗәлелеген һәм максатлы кулланылуын систематик нигездә тикшерәчәк”, дип ышандырды Игорь Краснов.
Руфина Таҗиева.
Фото: yandex.ru