Уйланырга урын бар
8 февраль 2022, 15:54

Кыйммәткә төшкән дәва

Шулай да була икән...    

Кыйммәткә төшкән дәваКыйммәткә төшкән дәва
Кыйммәткә төшкән дәва

Шулай да була икән...

 

Нефтекама суды шәһәр дәваханәсе пациенткага 1000 000 сум түләргә тиеш дигән карар чыгарган.

 

 2019 елның май аенда дәваханәдә бу хатынга укол ясаганнар һәм шуннан соң ул үзен начар хис итә башлый.

 Җинаять эше буенча, ул берничә тапкыр дәваханәдә ятып чыккан. Ике операция ясаткан. Аңа көчле уколлар кадатырга туры килгән. Дәваланганда ул бик күп акча сарыф иткән һәм хезмәт хакында да югалту булган.

Суд-медицина экспертизасы медицина хезмәткәренең укол кадыйсы урынны дөрес сайламавын ачыклаган. Шул сәбәпле пациентның сәламәтлегенә зур зыян килгән.

 Суд Нефтекама шәһәр дәваханәсеннән ханым кичергән әхлакый зыянны, югалткан эш хакын, дәвалану һәм аны яклаган вәкилгә хезмәте өчен түләүне  дә исәпкә алып, 1000 000 сум түләтергә дигән карар чыгарган.

 

Фото:  miloserdie.ru

Кыйммәткә төшкән дәва
Кыйммәткә төшкән дәва
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас