

Уфан Республика балалар клиник дәваханәсендә нәни пациентларның әти-әниләре ризыкта парыш (ак кортлар) тапкан.
Ашханә хезмәткәрләеренең бу аптыраулы сорауларга җавабы бер: “Без бу ризыкны әзерләмибез, аны китерәләр!”
Бу инде беркем дә берни өчен җаваплы түгел, ә кем җавап бирергә тиеш – анысы да билгесез, дип яза аптыраган әти-әниләр.
«Башинформ»га Республика сәламәтлек саклау министрлыгында бу мәсьәлә буенча әлеге вакытта тикшерү эшләре алып барылуы турында хәбәр иткәннәр.
Әлеге вакытта эксперт үзәкләрендә азыкка экспертиза уздырыла. Азыкны«Рамонда» һәм «Диет-групп 2009” компанияләре китерүе мәгълүм. Кемнәр эшли, кемнәр бу азыкны әзерли, нинди шартларда саклана икән бу азык? Әллә алар, кайбер халыклар кебек, “аксым артыннан” куып, үзләре дә корт ашый башлаган категорияме икән?.. Алай булса, үзләренә ашатырга кирәк...