

Хәзер сулыклар янында да йортлар төзеп булачак. Дәүләт Думасы депутатлары су саклау зонасындагы җирләрне хосусыйлаштыруга рөхсәт бирүче закон проектын өченче укуда кабул итте.
Әлегә кадәр эчәр һәм көнкүреш өчен су чыганагы булган елга, күл, сусаклагычлар янындагы җирләрне сату тыела иде. Хәзер бу тыю бетерелә. Законга үзгәрешләр әзерләүче Росреестр исбатлавынча, бу эчәр су чыганакларын пычратуга китермәячәк. Ләкин экспертлар фаразлавынча, әгәр әлеге җирләрдә төзелешләр башланса, суның сыйфаты начарланачак.
Аннары, сатып алынган яр буйларына киләчәктә кешеләр керә алмаска да мөмкин...