

Узган елның ноябрь уртасында файдалы казылмалардан куллану сораулары буенча ведомствоара комиссия әгъзалары Кырмыскалы районында “Ибрагимово”, “ПГС”, “Башнерудматериалы” җәмгыятьләренең гомум таралган файдалы казылмалар чыгаруга лицензияләрен тоткарланган иде. “ИСК Панорама” җәмгыятенең ике лицензиясе гамәлдән чыгарылды. “ПГС” һәм “БашСтройРесурс” җәмгыятьләренең дә берешәр лицензиясе туктатылырга тиеш. Ачыкланган хокук бозу очраклары хакындагы барлык мәгълүматлар Росприроднадзорга һәм Кырмыскалы районы хакимиятенә юнәлтелгән. Районда 23 лицензия нигезендә барлыгы 21 казылмалардан файдаланучы шундый эшчәнлек алып бара. Аларның (лицензияләрнең) шактый өлеше 2015 елга кадәр бирелгән, дип хәбәр итте бүген хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә БРның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров.
“Матур район, җәен анда ял итүчеләр саны 100 меңгә барып баса, күп уфалылар анда дачаларында яши. Казылмалардан кулланучыларның кайсыберләре тәртипсез эш иткән, җирне чокып-казып бетергәннәр. Намуссызларның аппетитларын кисәргә кирәк. Ком һәм гравийга бирелгән лицензияләр күләме буенча без массакүләм юл төзелешен тулысынча тәэмин итә алабыз хәтта”, – дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Уңышлы мисал буларак министр Ишембай районы хакимияте эше хакында әйтеп үтте. Анда казылмалардан файдаланучылар үз бурычларын үтәгән һәм ташландык карьерларга рекультивация үткәргәннәр. Карьерларга рекультивация үткәрмәгән оешмаларны судка биргәннәр. Урал Искәндәров сүзләренчә, әлеге вакытта гомум таралган казылмларны чыгаруга лицензияләр бары тик җир участоклары хуҗалары белән килешү нигезендә генә бирелә.
Башкортстан Башлыгы Зур Толпак күле янындагы карьер тирәли туган мәсьәләне үзвакытында ачыклауда ярдәм күрсәткәне өчен хөкүмәт вице-премьеры Азат Бадрановка рәхмәтләрен җиткерде.
Чыганак: bashinform.ru