Уйланырга урын бар
24 гыйнвар 2022, 10:07

“Байбулат”та эшләр башкача

Бу җәмгыятьтә яңа планнарны тормышка ашыру өчен тынгысыз хезмәт дәвам итә.

“Байбулат”та эшләр башкача“Байбулат”та эшләр башкача
“Байбулат”та эшләр башкача

Бу җәмгыятьтә яңа планнарны тормышка ашыру өчен тынгысыз хезмәт дәвам итә.

 

2021нче ел да артта калды. Бүген “Байбулат” җәмгыятендә яңа  планнарны тормышка ашыру өчен тынгысыз хезмәт дәвам итә. Бер үк географик зонада, бер үк табигать шартларында эш алып барсалар да “Байбулат” җәмгыяте хезмәтчәннәре башкалардан артыграк ашлык үстерә, ит һәм сөт җитештерә. Хуҗалык белән 2009 елдан башлап Валерий Вадим улы Соколов җитәкчелек итә.

Бу җәмгыять уңганнарының эшчәнлеге белән узган ел ахырындагы  командировка вакытында якыннан танышып кайттым. “Байбулат”ның малчылык тармагын язам дип төбәп баруымның кемнедер көләргә мәҗбүр итәр сәбәбе дә бар иде – яшь бозауларны күрәсем килде! Бу хуҗалык фермаларындагы шартларны белсәм дә, “алай-болай була калса” дип, алмаш итекне пакетка салып, авылга юл алдым...
Баш инженер Альберт Хафизов мине капка төбендә үк каршы алды. Шушы авылда туып үсеп, армия хезмәтеннән соң туган авылында эшкә калган ир-егет хуҗалыкта эшләр барышы белән таныштыра башлады.
– Менә шулай эшлибез, зарланырлык урын юк – акча да, эш та бар. Бөтен шартлар бар дисәм, һич тә ялган булмас, эшлә генә. Тездән пычракка батып эшләп йөргән мәрхүмә әнкәйләрнең төшенә дә кермәгән яхшы шартлар тудырылган безнең хуҗалыкта. Бар да компьютерлаштырылган. Әллә кая читкә китеп, бәхет эзлисе юк. Моны бәяләүчеләр күп, бездә кадрлар белән кытлык юк. Язгы чәчү, уңыш җыю чорында эшләргә теләк белдерүчеләр артып та китә, аптырагач, төрле эшләргә дә тотыналар. Бездә әле өч районнан: Чакмагыш, Бакалы, Шаранның җиде авылыннан 140тан артык кеше эшли, – ди Альберт. Үзенең хезмәт кенәгәсендә дә туган авылындагы хуҗалыкка эшкә алынуы турында моннан 31 ел элек теркәлгән бердәнбер язу тора икән. Шуның соңгы 18 елы “Байбулат” җәмгыятенә багышланган...
– Менә Камил абый, мал азыгы буенча өлкән белгеч, ферма мөдире, – дип таныштыра безнең янга килеп җиткән ир-егет белән.
Камил Камалетдинов шулай ук язмышын яшьтән туган авылына багышлаган, үз эшенә җаваплы, белемле кеше. Хәер, монда яхшы белгечләр генә эшли ала, алар гына югары максатларга ирешү өчен куелган таләпләрне үтәргә сәләтле.
Бар дөньяны көмеш бәскә төргән салкынча көннәрнең берсе иде бу. Асфальт юлларны аклап киткән декабрь карын шыгырдатып, ферма буйлап сәяхәткә киттек. Әйе, мондагы шартларны уйласаң, агротуризм оештырырлык та...
Башлап савым сыерлары ягына юл алдык. Бу фермада сыерлардан тыш таналар да, бозаулар да бар. Тракторчы Вячеслав Латыйпов малларга азык китергән икән. Ир-егетләр ике-өч сүз белән эш турында сөйләшеп алдылар. Бар да системага салынган, һәркем үз бурычларын белә монда.
Мал азыгы запасы ничек соң, маллар ничек кышлый, нәрсә ашыйлар,  дип белешәм белгечләрдән.
– Узган җәйдә корылык булу сәбәпле, булган массаны югалтуларсыз җыеп алу көн кадагына куелды. Мал-азыгының торышы сөендерә: бөтен технологияләрне төгәл үтәгәч, былтыр базга салынган сенаж да, силос та яхшы сыйфатлы сакланган, алар бүген дә малларга ашатыла, чөнки узган елның коры җәе алдагы ел күрсәткечләреннән шактый кайтыш булды. Узган җәйдә сенажны күпләп әзерли алмадык. Ләкин шулай да мал азыгы җитәрлек, бер кышка гына да түгел. Күрше хуҗалыкларның да мал азыгы мул, хуҗаларча караш булган җирдә кытлык булмый, – ди ир-егетләр.

“Сөт мичкәләре”


Без бәләкәй чакта Бестужев токымлы бик тә сөтле сыерыбызны “сөт мичкәсе” дип атый идек. Шундый йөзләгән “сөт мичкәләре” монда зур утарда якты кояш астында күзләрен йома биреп, йокымсырап, әмма табигатьтән бирелгән гадәт буенча, иренеп кенә күшәп тора иде. Болары көненә 23.500 литр сөт бирүче сыерлар төркеме. Ә бозаулыйсы сыерлар “перезапуск” (ташлатканда), аннары “сухостой” (ташлаткач) шартларына  күчерелә. Аларына аерым тәрбия! Ел дәвамында шул агым тукталмый, ташлата торалар, бозаулый торалар. Шуларны исәпкә алсаң, тәүлегенә уртача 21,5 литр сөт савып алына. “Байбулат”сыерлары өчен җәй, кыш аермасы юк, алар ел әйләнәсе күп итеп сөт бирә. Чакмагыш районының бу юнәлештә алдан килүе серенең бер өлеше, димәк, “Байбулат”та!
Сөтне арттыру өчен сыерларга рацион буенча күптөрле биологик өстәмә азык бирелә. Болар өчен Камил абыйга зур җаваплылык салынган. Малларның алдыннан ризык өзелми, ул 10 төрле. Мал абзарлары заманча һәм чисталык таләпләренә җавап бирә. Вентиляция эшли. Түшәмнәр биек. Һәр мал үз урынын белә. Аяк астына асфальт җәелгән, шулай булгач, алмаш итекнең кирәге чыкмады.

Лаборатория


“Әйе, саву цехын көн саен юып чыгару төп шарт. Югыйсә, монда бардак, инфекция булачак,” – диде Альберт, минем, каерылып- каерылып, баскычка басып түшәм юып торучы ир-егеткә һәм кафель ябыштырылган диварны юып йөрүче ханымга кызыксынып каравымны аңлап.

Лаборатория бүлмәсендә 15ләп тонна иртәнге савым сөте махсус суыткыч корылмада тиешле температурага җитеп килә иде. Фермада шундый дүрт суыткыч бар. Савып алганда, якынча, 39 С җылылыктагы сөт 4 градуска кадәр суытыла, аннары суыткыч үзе сүнә. Аны тиздән машинага төяп, Бәләбәй сөт заводына озатачаклар. Ә анда таләпләр катгый. Сөт 18 параметр буенча тикшереп алына. Бер генә пунктка җавап бирмәсә дә, ул кабул ителми, – ди “Байбулат”чылар. Мин, рөхсәт сорап, журналда теркәлгән соңгы мәгълүматка күз салам: майлылыгы – 4,3, аксым – 3,60, куелыгы – 29. Яхшы сөт шундый була!
Шулай итеп, тәүлегенә 15 ярым тонна сөт җитештерелсә, шуның 13 тоннадан артыгы Бәләбәйгә китә. Калганы – бозауларга!


Юеш борыннар


Озын керфекләре астында яшеренгән көрән күзләрен зур ачып, самими карашларын төбәп, яннарына килгән һәркемгә җылы, дымлы борыннарын сузып, тәмле сөт сорап торучы бу аклы-каралы тун кигән, теремек “уенчыклар” асралган абзарда бөтенләй икенче мохит.
Ильвира Ризванова Яңа Бирде авылыннан килеп, шул бозауларны бала кебек карый. Бозау караучылар 3 хатын-кыз, Ильвирадан тыш Әлфия Әгзамова, Вилина Галина бар. Кызлар дус, бердәм эшли. Яңа туган бозаулардан башлап, дүрт корпустагы яшь малларны карыйлар. Иртән – икәү, төш – берәү, кич кабат икесе алмашлап эшлиләр. Ә өченче кеше ул көнне ял итә.
– Бозаулар да сабый бала кебек. Аз гына сырхауласа, кәефсезләнә. Ул очракта, тиз үк табибка әйтәбез. Дөрес, андый хәлләр бик сирәк була, – ди Ильвира.
Ә элек, хәтерегездәме, мал-туар үлсә, аны болай да аз эш хакы алып, авыр шартларда эшләгән терлекчедән түләткән хуҗалыклар бар иде. Биредә андый кире күренешләр юк, шөкер. Яшь үрчемгә караш һәм тәрбия бар яклап та уйланылган. Аларның үлем очраклары бөтенләй булмасын өчен бу юнәлештә дә эшчәнлекне төптән үзгәртеп, шартларны камилләштерү алып барыла. Әйтик, алар өчен сөт пастеризаторда (анда сөт акрын гына кайнап утырган кебек) махсус стерильләштерелә, микроблары үтерелә, аннары тиешле температурага кадәр суытыла, 120 литр сыешлы сөт танкерында гына (суынмасын өчен) бозауларга китерелә. Һәр көнне шулай йөзләгән бозауга 3 тапкыр сөт эчереп чыга кызлар. Биш минутка да соңларга яки алданрак эчерергә ярамый, диләр. Аннан тыш, туу белән бу бәләкәчләрне өстәмә тукландыра башлыйлар.
Әнә шулай, яратып, сыйпап үстерәләр дә, үгезләр симертеп сатыла, таналар үрчемгә калдырыла. Теләгән кеше биредә мал сатып ала.
Яшь үгез малының колагы төшеп, тана бозауныкы басып торуын монда гына һәм беренчегә ишеттем.
– Хатын-кыз заты үткер шул, – дип көлештек.

– Эшкәртү комбинатларына иткә озатылган малларның да тиешле көрлектә булуына ирешү хуҗалык өчен бик отышлы. Ә инде югары сыйфатлы итне сатып алучылар күп, –дип бәян итте безгә хуҗалык белгече Фларит Хәбибуллин. – Әле менә Брянскига, “Мироторг”ка озатылды. Ит тә, сөт тә югары сыйфатлы – Евростандарт таләпләренә җавап бирә. Җаваплылык тоеп эшлибез. Нәтиҗәсе матур бит. “Байбулат” хуҗалыгы авылны саклауда зур роль үти. Бу эшкә нигез салган Вадим Васильевич Соколовка рәхмәтлебез. Күрше районнарда эш юк. Ә без вакытында рәхәтләнеп эш хакы, 13нче зарплатаны алабыз. Бишенче баласы туган гаиләләргә ана капиталыннан тыш, 500 мең сум бирелә. Өч-дүрт гаилә бу матди ярдәмгә лаек булды инде. Бик канәгатьбез, кадрлар җитәрлек, эшләмәсәң, беркем дә китереп бирми. Эш яратмаган кеше авылда яши дә алмый, монда да эшли алмый, килеп-китүчеләр дә бар. Малчылыкта беркайчан да эш җиңел булмаган, булмаячак та. Вахта йөртүче төнге 3тә юлга чыга, кешеләрне эшкә алып килә. Эш иртәнге 5тә башлана. Иртәнге 8гә механизаторлар, 17 сәгатькә янә сыер савучылар килә. 21.30 да каравылчылар гына кала. Сигнализация,18 видеокамера урнаштырылган. Чит чебен дә үтеп керәлми, – ди “Байбулат”чылар шаяртып.
Бүгенге көндә мондый хуҗалыклар күбрәк булса, безнең авыллар таркалмас иде! Эшләрегез уң булсын, “Байбулат”чылар һәм авыл дип яшәгән җир кешеләре!

Әйткәндәй,

хуҗалык кулланылышында 8717 гектар җир бар, аның 5444-е – чәчүлекләр. Узган 2021 елда бөртеклеләрдән уртача уңыш гектарыннан 19 центнер тәшкил итте.
«Байбулат» хуҗалыгы кара-чобар токым сыер малын үрчетү белән шөгыльләнә. Әлеге көнгә биредә 1751 баш эре мөгезле терлек бар. Шуның 623-е – сыерлар.
Узган 2021 елда 4685 тонна сөт җитештерелгән, бер сыер башына 7520 кг тәшкил итә.
Тере авырлык белән исәпләгәндә 287 тонна ит алганнар. Тәүлек артым 904 грамм тәшкил итә.
Уртача эш хакы – 37 395 сум.

 

“Байбулат”та эшләр башкача
“Байбулат”та эшләр башкача
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас