

2022 ел кар-бураннар белән башланды. Мулдан яуган карны көрәп кенә өлгер. Әмма, күрүебезчә, башкалада кар яву баш бәласенә әйләнде: урамнар көрткә чумды, юлларның асты – бозлавык, өсте кар сырынтылары белән тулды. Коммуналь хезмәтләрнең кар белән көрәшергә көчләре җитмәве узган ел ахырында ук аңлашылган иде инде. Озайлы Яңа ел яллары моны тагын да ныграк раслады. Социаль челтәрләрдә дә зарлар көннән-көн арта барды.
"Безнең ихатада трактор – сирәк күренеш. ЖЭУ ишек алларын график буенча җыештыра. Шуңа берничә көн көтәргә туры килә, юллар көрт астында калгач кына килеп тазарталар", – дип зарланган Октябрь проспектында яшәүчеләрнең берсе.
“Кыш башыннан трактор безнең урамга нибары дүрт тапкыр керде. Юлның уртасыннан гына үтеп китә, кырларында кар өелеп кала”, – дигән икенчесе.
“Бүген без кибеткә бара алмадык, юл юк. Ә ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга туры килсә? Ул чакта нәрсә буласын күз алдына да китерүе авыр. Ә бит безнең урамда дүрт инвалид яши һәм бәләкәй балалар бар”, – дип яза Уфаның Кнәз авылыннан бер ханым.
Кар яуган саен арта барган зарларга карамастан, Уфа хакимияте оптимистик хисап бирергә тырыша. Алар җиткергән мәгълүмат буенча, кыш башыннан 300 мең тоннага якын кар чыгарылган. Шәһәрне тазартуга көн саен 200 техника һәм 350 эшче кул чыга. Төнен 180 махсус машина һәм 70 кеше эшли. “Һәм шунысын әйтергә кирәк: кар тазарту техникасы, грейдер, үзбушаткыч машиналарның күп өлеше 2019-2020 елларда яңартылды”, – диделәр хакимияттән.
2017 елдагы көчле кар вакытында да шулай ук 400ләп техника эшләгән, ләкин ул чакта аларның күбесе иске булган. Хәзер яңа техника күп. Ләкин нәтиҗәдә эш рәте һаман элеккечә кала. Ни өчен?
***
Быелгы бураннар тармактагы бик күп проблемаларны ачып салды. Бак дисәң, бездә урам җыештыручылар да, техника да, аларда эшләүчеләр дә җитешми икән. Бу хакта 2022 елда хөкүмәттә үткән беренче киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев сөйләде.
“Бу кыш соңгы еллардагы иң карлысы, бу кадәр күп кар 2017 елда булган иде”, – диде ул. Аның әйтүенчә, республиканың шәһәр һәм авылларында кар тазарту техникасы һәм эшче куллар җитешми.
Росавтодор күрсәтмәсенә ярашлы, Уфада гына юлларны тарзартуда 2 меңнән күбрәк техника эшләргә тиеш. Ләкин бүген нибары 528 машина гына бар. Кышын аларның 400е генә кулланыла. Боларның да 327се генә эшкә яраклы, калганнарына ремонт таләп ителә. “Мәсәлән, Калинин районында кар тазарту техникасының нибары 39 проценты гына эшкә чыга алган. Дим районы 80 процент техникасын чыгарды”, – ди Марзаев.
Шуңа төбәк власте 2022 елда 1,4 миллиард сумнан күбрәк акчага техника сатып алырга җыена. Аның миллиард сумы шәһәрләргә юнәлтелсә, 400 миллион тирәсе районнарга булачак. Әмма кышкы машиналар җәй уртасына гына килеп җитәчәк икән әле...
– Бүген 130 берәмлек техника тик тора, чөнки аларда эшләргә водительләр юк, – ди министр. Гомумән, кадрлар белән хәл катлаулы булып кала. – Норматив буенча урам-юлларны тәртиптә тотучы хезмәткәрләрнең гомум саны 7302 булырга тиеш. Уфада штат буенча 2434 кеше каралса, чынлыкта 1638 кеше эшли.
Ни өчен кешеләр коммуналь тармакка эшкә килергә ашкынмый? Сәбәбе бик гади – хезмәт хакы түбән. Әйтик, республикада мәшгульлек хезмәте вакансияләреннән күренүенчә, Уфада урам җыештыручыларга аена 15-20 мең сум, юл эшчеләренә – 20 мең сум, тракторчыларга 18-30 мең хезмәт хакы тәкъдим ителә. Элек коммуналь тармакта эшләүчеләргә тулай торактан бүлмә яки хезмәт чорында яшәү өчен фатир бирелә иде. Бүген, ни кызганыч, бу мөмкинлек бетерелде, диярлек. Кайсыбер урам җыештыручыларның подваллардагы бүлмәләрдә яшәүләре сер түгел. Алар чарасызлыктан, нужа йөрткәннән шушы эшкә ризалашкан, байтагы – авыл кешеләре. Күбесе – өлкән яшьтә. Алар да пенсиягә китеп бетсә, киләчәктә бу эшкә кем килер?
***
Бу кадәр кар яумаса, әлеге проблемалар шулкадәр дәрәҗәдә күтәрелер идеме икән? Ә бит һәр көз саен республикада тиешле оешмалар кышкы сезонга әзербез дип хисап бирә. Узган көз дә “әзербез” диделәр. Чынлыкта исә проблемалар кар астында кала килгән. Бары чын кар гына дөресен әйтергә мәҗбүр итте. Хәзер инде түрәләрнең дә башкалада кар чистарту техникасына водительләр һәм урам себерүчеләр җитмәвен ачыктан-ачык әйтмичә булдыра алмый.
Аннары, башкаланы кар тоткыныннан азат итә алмаганда районнар турында сөйләп торырга кирәкме икән? Хәер, кайчакта кышкы авыл юллары шәһәрнекеннән яхшырак тазартылган була. Шуңа монда бырысын да бер калыпка салып булмыйдыр...
Ә бит башкала – ул республиканың йөзек кашы, дибез. Башкортстанга читтән килүчеләр тәү чиратта урамнардагы тәртипкә күз сала, шуның буенча фикер йөртә...