Уйланырга урын бар
21 гыйнвар 2022, 10:42

Чишмә сулары шифалымы?

Чишмә суы торбалардан килгән суга караганда күпкә файдалырак дигән фикер бар. Чыннан да шулай микән дип тикшереп карарга булдым мин.

Чишмә сулары шифалымы?Чишмә сулары шифалымы?
Чишмә сулары шифалымы?

Бервакыт мин “Су стратегиясе” дигән докладка тап булдым. “Табигатьне саклауга һәр кеше – президенттан алып беренче сыйныф укучысына кадәр – үз өлешен кертә ала. Моның өчен нибары суга сакчыл карарга, коелар һәм чишмәләрне пычратмаска һәм экологик чараларда актив катнашырга кирәк. Моңа өстәп, туган җиреңдәге суның үзенчәлекләрен белергә һәм елгалар, күлләр, чишмәләрнең бербөтен система икәнен аңларга кирәк. Һәркем суга сакчыл караса, Җир шарында эчәр чиста су да күбрәк булыр”, – диелгән иде анда.

Шуны укыгач, уйлап куйдым: ә мин, Илеш районы Түбән Яркәй лицее укучысы Нурлан Ибраһимов, бу җәһәттән нишли алам соң? Шушы сорауга җавап эзләү ниятеннән мин экологик чараларда катнаша башладым.

Һәр шәһәр, авыл үзенчә кабатланмас. Мин туып үскән Илеш районы Түбән Яркәй авылы да бөтен ел фасылында да бик матур. Гөмбә һәм җиләкләргә бай катнаш урманнар, киң басулар, яшел яланнар... Ә тагын минем районымда чишмәләр күп. Алар җирнең үзәгеннән, йөрәге түреннән чыгалар кебек. Шуңадыр халык чишмәләргә эчәр су гына дип карамый. Хәтта галимнәр чишмәләрнең кешегә уңай йогынтысы бар ди. Аның суы аша кешегә үз халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт хисе иңә диләр. Моннан тыш, чишмәләр син яшәгән төбәктә экологок хәлнең күрсәткече булып тора. Тирә-як мохитнең чисталыгы һәм эчәр суның сыйфаты һәр кеше өчен бик мөһим. Чөнки кеше көн саен куллана аны. Сусыз бөтенләй яшәү юк. Кызганычка каршы, торган саен планетада эчәр суның азаю проблемасы җитдиләнә бара. Аның турында күбрәк сөйлиләр. Ә чишмәләр табигатьнең стратегик объекты санала. Гадәттән тыш хәл килеп туса, кеше өчен бердәнбер эчәр су чыганагы булып чишмәләр калачак.

“Әле нинди су эчәм икән? ” – дип уйлый идем еш кына. Әлеге сорауга җавап табу өчен без химия һәм биология укытучысы Филүс Фәйзави улы Зиннәтуллин белән берлектә тикшерү эшләре үткәрдек. Эшем “Илеш районы чишмә суларының сыйфатын ачыклау” дип аталды.

Илеш районында 120 метр тирәнлектәге артезиан чыганагыннан алынган суны кулланалар. Алга китеп әйтим, ул ярыйсы сыйфатлы су, әмма анда  гидрокорбанат күп. Чәйнекләргә каткан юшкын да шуны күрсәтә. Бу гаҗәп түгел. Чөнки безнең җирдә бик борынгы Девон диңгезе төбеннән калган акбур катламнары ята. Бер яктан караганда, акбур катламнарының уңай ягы да бар: калын катламнар кешеләр булдырган бөтен пычракны су асты суларына (грунтовые воды) төшерми саклап килә.

Илештә чишмәләр һәм коелар да бик күп. Үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителә башлаганчы, нәкъ шул чишмәләрдән су эчкәннәр.

Чишмә суы торбалардан килгән суга караганда күпкә файдалырак дигән фикер бар. Чыннан да шулай микән дип тикшереп карарга булдым. Укытучым белән бары тик мәктәпнең химик лабораториясендәге махсус су тестерларын, химик корылмаларын һәм реатктивларны кулланып, төрле чыганаклардагы суга анализ ясарга булдык. Мин Илеш районының 9 чишмәсеннән су алып кайттым: “№1”, “№2”, “Амур” чишмәләре (Карабаш авылы), “Гайса”, “Батыр” (Дөмәй авылы), Наил чишмәсе (Рсай авылы), “Төнъяк” чишмәсе (Түбән Яркәй авылы), Салкын чишмә (Үрмәт авылы), Череккүл чишмәсе (Череккүл авылы). Контроль пробалар итеп яңгыр суын һәм торбадан килгән суны алдык.

Башта суның физик сыйфатын (төсен, үтәкүрнмәлелеген, кислотность, исен, тәмен) өйрәндек.

Табигый суның сыйфаты турында сүз барганда андагы катнашмаларның концентрациясе һәм характеры исәпкә алына. Алар ике төрле: органик һәм органик түгел. Аерым бер төркем катнашмаларны табигый сулыклардагы микрофлора һәм микрофауна булдыра. Чөнки алар су сыйфатына зур йогынты ясый.

ГОСТ 28.74 – 73 ярашлы, эчәр судагы органалептик күрсәткечләр нормасы булдырылган. Санитар нормаларга Череккүл чишмәсе, “№1”, “№2” чишмәләре һәм “Гайса”  чишмәсе җавап бирә булып чыкты.

Аннан соң без суның физик-химик параметрларын билгеләдек. Моның өчен махсус прибор ярдәмендә суны кайнатып карадык. Бөтен тикшеренүләр нәтиҗәсендә барлык чишмәләрдәге су да санитар таләпләргә җавап бирүе ачыкланды.

Көтелмәгән тагын бер кызык әйбер ачыкладым. Кайбер чишмәләрнең суын җирле халык шифалы су дип саный. Дәвалаучы үзенчәлеге бар диләр. Атап әйткәндә, “Наил” чишмәсе (Рсай), “Гайса” чишмәсе (Дөмәй), “Салкын чишмә” (Үрмәт) шундыйлардан санала. Әмма мин үземнең тикшеренүләрем барышында әлеге чишмәләрнең бер үзенчәлеген дә тапмадым. Чынлыкта аларның шифалы үзенчәлеге турында сүзләр халык тарафыннан бик нык арттырылгандыр. Киресенчә, андый даны булмаган чишмәләрнең сулары сыйфатлырак та булып чыкты.

Нәтиҗәдә, Карабаш авылының “№1” чишмәсен иң яхшы сулы чишмә булып чыкты. Авыл халкы аның суын бик борыннан куллана. Икенче урында – “Череккүл” чишмәсе. Дөрес, анда гидрокорбанат күп. Әмма аны кайнатып бетереп була. Өченче урында – Югары һәм Түбән Яркәй халкы кулланучы үзәкләштерелгән краннардан агучы су. Ул тегеләрдән гидрокорбанатның күп булуы һәм окисляемость буенча гына калыша.

Үзем өчен шактый кызыклы һәм мавыктыргыч булган проект белән төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаштым һәм “Ачыш-2030” тирә-як мохитне яшь өйрәнүчеләр бөтенрусия конкурсының төбәк этабында призлы урын, “Юннат-2021” бөтенрусия конкурсының төбәк этабында 2 урын, “Фәнгә бер адым” II республика фәнни-практик конференциясендә 1 урынга ия булдым.

Әлеге эшемнең  барышында мөһим булган тагын бер әйбер ачыкладым: безнең районда чишмәләр каралган, барысы да матур итеп әйләндерелгән, янында ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Һәр авылның горурлыгы булып тора чишмәләр.

Сүземне йомгаклап шуны әйтә алам: чыннан да һәр кеше, ниндидер вазифа билиме, эшләп йөриме яки  мәктәптә генә укыймы, үз ягын өйрәнүгә, табигатьне саклауга үз өлешен кертә ала.

Нурлан Ибраһимов.

Илеш районы, Түбән Яркәй лицееның 11 сыйныф укучысы.

 

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас