

Ана —
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...
Әниләргә багышланган һәр инша, бәйрәм, кичә Һади Такташның шушы шигырь юллары белән башланадыр. Бер гасыр элек язылган бу сүзләрнең дөреслегенә моңа кадәр беркем дә шикләнмәгәндер. Әмма без шундый заманда яшибез: бу хакыйкатьтә шикләнү генә түгел, аны инкарь итәргә дә әзерләр табыла. Кемдер бүгенге заманга сурәтләмә биреп, аны “зәхмәтле” дип атады. Шомлы һәм куркыныч яңгырый, әмма чынбарлыкка туры киләдер. Шулай булмаса, “чайлдфри” күренеше барлыкка килер идемени? Ул гына түгел, елдан-ел киңрәк җәелеп, безнең арага килеп керер идемени?
“Чайдфри” – инглиз теленнән кергән сүз, “балалардан азат булу” дигәнне аңлата. XX гасырның икенче яртысында Көнбатышта барлыкка килгән төшенчә ул. Нигездә, чайлдфри - традицион ориентацияле, физик яктан сау-сәламәт, бала табарлык кешеләр. Әмма алар бала табарга җыенмый һәм теләми. Кайберәүләре бу карарында шулкадәр нык тора, хәтта стерилизация процедурасын үтәргә әзер.
Русиядә бу күренешнең ике идеологик агымы бар: беренчеләре үзләре өчен яшәргә теләүчеләр, икенчеләре “мондый эт тормышын киләчәк буынга тапшырырга теләмәүчеләр”. Соңгылары әлегә күбрәктер.
Үз теләге белән баласызлыкка барган кешеләр төп сәбәп итеп, беренче чиратта, икътисадый тотрыксызлыкны атый. Алар бала яратмаганлыктан түгел, ә сабыйларына киләчәктә лаеклы яшәү шартлары тудыра алмаудан, яки яхшы ата-ана була алмауларыннан куркып, тапмый.
Русиядә бала табу - артык кыйммәткә төшә торган бәхет дип саныйлар. Баланы сыйфатлы ашатырга, киендерергә, укытырга, дәваларга, ял иттерергә кирәк. Ә ата-ана, бигрәк тә ана кеше, үзе ял турында онытырга тиеш. Атна буе хезмәт урынында бил бөккәннән соң, ял дип аталган ике көн эчендә ул баласын карап хәлдән таярга тиеш (юарга, үтүкләргә, ашатырга, дәрес хәзерләтергә һ.б.) Шуның өстенә, эшләп алган хезмәт хакының яртысы салымга китә бара. Торак сатып алу, ипотека “коллыгы” турында әйтеп торасы да юк. Чайлдфри фикеренчә, бала табарга стимул бирүче ана капиталы бу очракта диңгездәге бер тамчыга тиң.
Мондый тормышны баласына берәү дә теләми, билгеле. Тик бер сорау туа - Африка илләрендә яшәү дәрәҗәсе күпкә түбәнрәк. Әмма анда демографик кризис та, чайлдфри да юк шикелле. Ни өчен? Бәлки анда җәмгыять башка төрледер. Бездә яхшы тормыш турында сөйлиләр, телешоуларда Көнбатыш йолдызларының бай һәм мул тормышын күрсәтәләр. Руиянекеләр дә алардан калышмый. Ә без карыйбыз, күрәбез, әмма буй җитми...
Кызганычка каршы, безнең илдә җәмгыять ике катламга бүленә: ярлы күпчелек һәм бай азчылык. Матди байлык, уңыш, танылу лаеклы рәвештә түгел, ә мирас буларак буыннан-буынга тапшырыла. Русиянең төп проблемасы шунда. Аның урта катламы юк. Җәмгыятьнең нигезен шул катлам тәшкил итсә, өметле һәм ышанычлы киләчәк булыр иде. Ә болай байлар кылана, ярлылар кабатлый, дигәндәй. Шуңа күрә чайлдфри кебек төрле “җәмгыять чирләре” барлыкка килә дә инде. Ә иң куркынычы, ул ниндидер гайре табигый хәлдән нормага, хәтта ки берникадәр модага әйләнә.
Әлбәттә, тормыш авырлыгына зарланып, өметсез киләчәккә сылтанып, әллә ниләр эшләргә була. Әмма миңа калса, үзеңнән соң дәвам калдыру - ул табигый процесс. Аңа кысылу дөрес түгел. Баламны бүре ашаудан куркам дип, куян да бала тапмый тормый. Песи тотып ашар дип, тычкан да балаламый калмый. Ә монда аңлы кеше турында сүз бара.
Тик бу очракта хикмәт әнә шул аңны махсус рәвештә зәгыйфьләндерүдә. Бер карасаң, танылган шәхесләргә рәхәтләнеп балалар табып, зур гаилә булдырып яшәргә берни дә комачауламый. Акчалары буа буарлык, яшәр урыннары катлы-катлы, һәр бүлмәсе ялан чаклы... Ләкин юк, нәкъ шул йолдызлар “мөгез чыгара” да инде. Имеш, ана булыр өчен тумаганын берәүләре кечкенәдән аңлаган, икенчеләре яши-яши шундый фикергә килгән.
47 яшьлек Дженнифер Энистон, үзенең “көтеп алынган йөклелеге” турында матбугатта укып гарык булгач: “Үземне камил итеп тояр өчен миңа ана булу кирәкми. Камил булыр өчен хатын-кызга кияүгә чыгу яки бала табу мотлак түгел,”- дип белдерде. Аңлыйм, бичара ханымның үзәгенә үткәннәр. Әмма үз илендә генә түгел, дөнья буйлап күпме яшь кыз аңа иярәчәген уйлады микән ул?
Бала табарга теләүмәүчеләр: “Мин эгоист, үзем өчен яшәргә телим, бала биләүләренә күмелергә, бала селәгәенә батарга теләмим”- дип лаф ора, әмма шул ук вакытта эт һәм песи асрый. Һәм хайваннарын алар баладан артыграк иркәләп тәрбияли. Киендерә дә (ә хайван киемнәре баланыкыннан да кыйммәтрәк), ашата да, табибка да алып бара, иреннәрен сузып, “чап” та “чоп” үбә дә. Җирәнми дә, селәгәе дә сыланмый.
50сен тутырып килгән актриса Фамке Яссен гомерен яраткан бостон терьерына багышлаган. Тормышында шул эт барлыкка килгәч, бала табудан бөтенләй баш тарткан. “Яраткан этем миңа баланы рәхәтләнеп алыштырачак”, -ди ул.
Әмма яшь барган саен фикер үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, кайчандыр үзен чайлдфрига санаган Ева Мендесның ике баласы үсеп килә инде.
Шул шул менә! Алар сөйләп йөрер йөрер дә, бала табарга теләкләре барлыкка килү белән әллә нинди клиникаларда әллә нинди процедуралар үтеп, ана булу бәхетенә ирешер. Байлыклары җитәрлек. Ә менә шул йолдызларга ошарга тырышкан “җир кызлары” утырып калыр.
Ир-ат йолдызлар арасында да чайлдфрилар бар. Әмма алар турында сүз алып баруы кыенрак. “Мин әти булырга әзер түгел” дигән ирнең дә ун җирдә ун баласы үсәргә мөмкин бит.
Йолдызларны рәттән тезеп бастырып, бер ут астында тотарга җыенмыйм. Алар арасында да хөрмәткә лаеклылары җитәрлек. Төрле сәбәпләр аркасында авырга уза алмый интеккәч, ятим бала алып тәрбияләгәннәре дә бар. Мәсәлән, Николь Кидман Том Круз белән яшәгәндә ике бала алган, ә Кит Урбан белән гаилә коргач, үз балалары да туган. Шерон Стоун да ана була алмавын яшермичә тәрбиягә ике малай алган. Шулай ук Сандра Балок белән Шарлиз Теронның үз балалары түгел.
Һәр кем үз тормышын ничек тели, шулай корырга хокуклы, сүз дә юк. Ләкин үзен чайлдфри дип атаучылар бүген “хатын-кызның төп бурычы ана булуда” дигәнне инкарь итәргә тырыша. Яшьләр арасында моны гомумән “бред” яки сафсата дип санаучылар барлыкка килде.
Яшь аналарны “төн йокыларын калдырып, чәчен дә тарый алмаган, бала биләүләренә уралган бичаралар” дип саныйлар. Нәрсә-нәрсә, ә бүгенге яшь аналаргамы соң “пеленка-распашенка” юып интегүгә зарланырга?! Гәршүккә утыра башламыйча бала күте памперстан чыкмый, чыккан очракта да керне автомат-машина юып, киптереп, үтүкләп бирә бит! Тик шулай булуына кармастан, һаман шул биләүләрне сөйләгән булалар.
Үзенең уникальлеген исбатларга тырышып маташучы чайлдфриларның күпчелеге нибары “мин бала бугына батмыйм” дигән модага иярүчеләр генә түгел микән дигән шик туа.
Бер ханым баласын 35 яшьтә тапкан. Шулай кирәк булганга, яшең бара бит дип тукып торганга гына барган ул бу адымга.
-Бала тапкан беренче минутларда бер канәгатьлек тә, бәхет тә кичермәдем. Беренче тапкыр имезгәч тә, бәхеттән егылып төшмәдем. Бер айдан, бер елдан да ул бәхет килмәде. Мин баланы автомат рәвештә, шулай кирәк булганга карадым. Шуңа күрә карт көнеңдә бер йотым су бирүче булмас дип кенә бала табарга ярамый дип исәплим. (Бала тапканнар да ул йотым сусыз калырга мөмкин бит әле). Күкрәгеңә китереп салган “йомры бәхет” турында сөйләүчеләрне дә тыңларга кирәкми, - дип яшьләргә киңәш бирә.
Дөресен әйтәм, сериалларда күрсәткәнчә, минем дә баланы кочаклап елый-елый көләргә керешерлек хәлем калмаган иде. Күкрәгемә китереп салган минутларны да аерым-ачык хәтерләмим. Бары тик җылы, юеш, йомшак “йомгак”ны озын кара чәчләреннән сыйпап куйганым истә. Янымда торган табиблар миңа сәерсенеп карамасын өчен... Әмма шул ук вакытта, башка бер мизгелне яхшы хәтерлим. Балам төнге икедә уянып, бишкә кадәр аяк-кулларын чәбәләндерә-чәбәләндерә “гү”ләп ятканда, “Кайчан йоклыйсың инде?” дип сорарга караваты янына килеп бастым. Мине күрүгә ул шундый итеп карады: ышаныч та, сөенеч тә, өмет тә бар иде ул карашта. Аның өчен бөтен дөнья – ул МИН идем! Шул мизгелдә бәхеттән йөрәгем чеметеп алды.
Балаң туган беренче секундта ук ана хисләре уяна дип беркайда да язылмаган бит. Беренче баланы тапкач, ана булу хисен кичермәгәнлегемне мин икенчесен, өченчесен тапкач кына аңладым, дигән хатыннарны беләм. Һәм мин аларга ышанам.
Чын-чынлап бала табарга теләмәүчеләрне гаепләмим, бәлки табигать тарафыннан алар шулай яратылгандыр. Бәлки үзе өчен генә яшәлгән гомеренең ахырында оныкларын сөеп сөенгән чордашларына карап, бер тамчы да кызыгу хисе кичермәсләр, үкенмәсләр. Әмма “мин шундый” дип артык мактану ялгышлык түгелме?
Чайлдфрилар үзләре генә тапмый калмый, әлегәчә хатын-кызның төп бурычы ана булу дип санаган җәмгыятьне үзгәртергә тырыша бит. Аларның төп аргументы - теләп тә бала таба алмаган гүзәл затларның кимсенүе.
“Кайчан бала табасың, дип баласыз хатын-кызның үзәгенә үтәргә кирәкми. Төрле кеше, төрле очрак бар. Берәүләр бик нык теләп тә, ана булу бәхетенә ирешә алмый. Аларга хатын-кызның төп бурычы ана булу дигән фикерне алга сөргән җәмгыятьтә рәхәт дип беләсезме? Әгәр кыз баланы кече яшьтән ана булуга әзерләп үстерәсең икән, “балаң булмаячак” дигән диагноз куелса, ул бәхетсез булачак. Бала яшәүнең бөтен мәгънәсе була алмый һәм булырга да тиеш түгел. Бәхеткә каршы, хатын-кызлар арасында ана роленнән тыш башка рольләрдә дә үзен табучылар арта. Ә җәмгыять кирәк дигәнгә генә бала тапкан бәхетсез хатын-кызлар, алардан туган бәхетсез балалар азая,” дип сөенә-сөенә яза бер ир интернетта. Шунда ук үзен “ана роленнән тыш башка рольдә күрүче” дип аңлыйк инде, яшь кыз тузына.
“Минем бала табасым килми. Нәсел дәвамчысын хезмәтләндереп яшьлегемне әрәм итәргә теләмим. Үземә дигән вакытны, үзем эшләп тапкан акчаны, сәламәтлегемне, көчемне, нервыларымны, энергиямне, ирегемне исраф итәсем килми. Фитнес-клубта күпме көч салып матурлаган буй-сынымны бала өчен бозаргамы? Юк инде! һәм мин монда бернинди дә начарлык күрмим. Бу минем тормышым һәм мин аны үземчә яшәргә телим. Бала тапкан хатыннарның ачуын китерәмдер, бәлки. Мин бит нәкъ матур буй-сыным белән, ирегем белән ачуларын китерәм аларның. Бәдрәфкә бара башласалар да, балалары итәкләренә ябышкач, көнләшәләр инде.
Кемдер тели икән, 10 бала тапсын, чыдый алмый икән - 15не! Тик башкаларга кысылмасыннар!”- ди ул.
Бәлки чыннан да аңлы рәвештә бала табып үстерергә теләмәүчеләргә тапмаскадыр? Җәмгыятьтә эгоистлардан туган эгоистлар азат булыр, ичмасам.
Ә икенче яктан... Кызганычка каршы, эчкечеләр, наркоманнар табаргамы-юкмы дигән сорау белән гомумән башын ватып тормый. Таба да... я күзе дә ачылмаган песи баласы урынына чыгарып ташлый, я хөкүмәткә илтеп тапшыра, я ач-ялангач үз көнен үзе күргән булачак җинаятьчеләрне үстерә.
Андыйлар белән чагыштырганда, чайлдфрилар бер зыянсыз затлар. 16-17 яшьтә, хәер, хәзер 12-13 яшьтә кемнән авырга узганын да белмәгән баладан бала таптыру, өендә бер баласы ач утырган эчкече хатынның ана капиталы өчен икенчесен тапканын карап тору күпкә авыррак җинаятьтер. Яшьли ялгышып тапкан, теләнмәгән баланы сөеп үстерәчәк дигән гарантия юк бит.
“Чайлдфрилар булсын, аларның ни зыяны бар? Бала тапмасалар, безнең балаларга кислород күбрәк булыр”, дип читтән күзәтүчеләр белән килешеп булмый. Акыллы, сәламәт хатыннар тапмагач, якын киләчәктә Җир шары эчкечеләр, наркоманнардан туган балалар белән тулмасмы? Безнең балалар яшисе җәмгыятьне шулар тәшкил итмәсме? Шунысы куркыта бит. Шунысы уйландыра... Ә киләчәкне бүгеннән хәстәрләргә кирәк.
Айгөл Ибраһимова.