

Узган ел Башкортстанда 612 әти “декретка” киткән. Ә бала карау ялын рәсмиләштергән хатын-кызлар саны 42 меңнән арткан.
Законга ярашлы, рәсми эшләүче кешеләрнең баланы 1,5 яшь тулганчы карау буенча пособие түләнүче отпуск алуга хокукы бар. Бала ялында булучыларга соңгы ике елдагы үзе алган уртача хезмәт хакының 40 проценты түләнә.
Әйткәндәй, бу пособиенең ел саен үзгәреп торучан “түшәме” һәм “идәне” бар. 2021 елда түләүнең максималь күләме 29600,48 сум булган, минималь суммасы безнең республикада 8145,28 сум тәшкил иткән.
Гадәттә, ата-ананың берсе бала карау ялына китә. Соңгы вакытта ир-атлар арасында да “декретка” китүчеләр саны арта.
Сез бу күренешкә ничек карыйсыз, нинди фикердәсез?