Уйланырга урын бар
19 гыйнвар 2022, 06:30

Җир дә бирмәгәннәр, сертификат та

Кайвакыт закон тарафыннан тиешле җирне дә менә шулай юллап алырга кала...

Җир дә бирмәгәннәр, сертификат таҖир дә бирмәгәннәр, сертификат та
Җир дә бирмәгәннәр, сертификат та

     Гәзит укучы, интернеттан, социаль челтәрләрдән файдаланучы дусларыбыз искә аладыр: еш кына район, шәһәр хакимияте дәрәҗәсендә хәл итә алмагач, кешеләр, проблемаларын чишүдә ярдәм сорап, төбәк Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрләр. Алар арасында төрле һөнәр кешеләре бар. Шул исәптә – табиблар да.

      Шушы көннәрдә Учалы шәһәреннән  табиб Николай Синоторов та төбәк башлыгына мөрәҗәгать иткән. Табибның сүзләренә караганда, күп балалы  буларак, аның гаиләсенә җир участогы да, участок урынына бирелергә тиешле сертификат бирүдән дә тупас рәвештә баш тартканнар.

 - Мин Учалы шәһәрендә яшим. Хатыным белән өченче балага тиешле җир участогына 8 ел чиратта тордык. Безгә участок урынына 250 мең сум сертификат тәкъдим иттеләр. Аны алу өчен гариза яздык. Тагын да бераздан безгә хакимияттән җир участогы да, сертификат та бирелмәячәге турында отказ килде. Күчемсез милек үзәгенә бардык. Безгә тупас рәвештә “Сез участокка да, сертификатка да мохтаҗ түгелсез!” дип җавап бирделәр. Безнең дүрт балабыз бар, хатыным белән икебез дә табиблар, - дип язган Николай Синоторов.

  Шулай, дуслар, кайвакыт закон тарафыннан тиешле җирне дә менә шулай юллап алырга кала...

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас