

Башкалада берничә йортта кайнар су булмау сәбәпле уфалылар төбәк Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте. Кайнар су өчен үз вакытында түләп тә, үткән ел ахырыннан алып аннан файдалана алмауларына борчылган кешеләр республика җитәкчесенә аһ-зарларын җиткерде.
“Мин инде кая мөрәҗәгать итәргә һәм кая шалтыратырга белмим, - дип яза Вероника Бабушкина. - Блюхер урамы 10нчы санлы йортта яшибез. Йортта көндез дә, төнлә дә кайнар су юк. ЖЭУга, хакимияткә шалтыраттым. Миңа: “Быел имзалар җыелмаган, шуңа күрә йортыгыз хезмәтләндерелми”, - диләр. Бу нәрсәне аңлатадыр, белмим. Башка сәбәпләрен әйтә алмадылар.
Гыйнвар башыннан кайнар су юк. 1 яшьтән 8 яшькә кадәр биш балам бар. Аларны ничек юындырырга белмим. Гади генә процедуралар өчен көн саен плитәдә су җылытырга туры килә. Савыт-саба юу – зур бәла. Кулны салкын су астына тыгып булмый, салкыны сөяккә кадәр үтә. Кая шалтыратырга, нишләргә кирәклеген әйтегез. Минем көчем һәм нервларым калмады...”
"Блюхер урамы 17нче санлы йортта урнашкан фатирыбызда бер айдан артык кайнар су юк, - дигән Фәйрүзә Гайсина. – ЖЭУга мөрәҗәгать итеп карадык, әмма нәтиҗәсе юк. Алар, килешү төзелмәү сәбәпле, безнең йортка хезмәт күрсәтүдән баш тарта. Кайнар су өчен даими түлибез. Шәһәрнең торак инспекциясенә дә мөрәҗәгать иттек, шулай ук нәтиҗәсе юк. Кайнар су проблемасын хәл итәргә булышыгыз!".
“Безгә нишләргә? Кайнар су күрергә тилмереп яшибез. Уфаның Блюхер урамында 30нчы йортта яшибез. ЖЭУдан килделәр, “теплообменник”ны чистарттылар: ике генә көн су булды да, 12 гыйнвардан янә юкка чыкты. Ә болай кайнар су 28 декабрьдән юк. Безнең шалтыратуларга, мөрәҗәгатьләргә битарафлар”, - дип яза Денис Коптелов.
"Тоттылар да кайнар сусыз калдырдылар. Бу хурлык! Октябрь проспектында 164нче йортта яшим”, — дип язган Андрей Вагнер.
Әлбәттә, үз вакытында даими түләп тә, кайнар судан файдалана алмау кешеләрдә ризасызлык тудыра. Балалар үстергән гаиләләргә бигрәк тә авыр.
Фото: news102.ru