Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 гыйнвар , 17:09

Табибларга кытлык: проблеманы ничек хәл итәргә?

Уфа медицина колледжы директоры Илдар Гыйләҗев үз фикерен җиткерде.

https://mgazeta.com

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә үткән Гайдар форумында бездә медицина кадрлары җитешмәү мәсьәләсенә тукталды. Медицина колледжын тәмамлап, шәфкать туташы, санитар булып эшләргә өлгерүчеләргә югары белем алуда ярдәм итәргә кирәк, чөнки алар медицинадан китмәячәк ышанычлы кешеләр, дип билгеләде Радий Фәрит улы.

Аның сүзләрен Уфа медицина колледжы директоры Илдар Гыйләҗев та куәтләде.

“Күпьеллык күзәтүләр шуны исбатлый: Уфа медицина колледжын тәмамлаучыларның күбесе, атап әйткәндә, 80 проценттан күбрәге медицина оешмаларына укыган белгечлеге буенча эшкә урнаша һәм гомерләрен сайлаган һөнәрләренә багышлый.

Әлбәттә, медицина колледжларын тәмамлаганнарга югары белем алуга ярдәм итү механизмы булса, ул табиблар дефициты мәсьәләсен хәл итүгә һәм медицина оешмаларын белгечләр белән тәэмин итүгә уңай йогынты ясар иде.

Әле ел саен колледжны тәмамлаучыларның 10 процент тирәсе илнең медицина югары уку йортларына керә. Мондый белгечләр, һичшиксез, үзләренең хезмәт юлын сәламәтлек саклауга багышлый. Чөнки алар һөнәрләрен төптән уйлап сайлый. Андыйлар турында “табигатьтән табиб”, диләр”, – диде Илдар Рәис улы.

Чыганак: https://mgazeta.com

 

 

Автор:Язгөл Сафина