Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 гыйнвар , 13:50

Булмаган бурыч өчен утларын өзгәннәр

Моны башбаштаклык дими, нәрсә дисең?!

Булмаган бурыч өчен утларын өзгәннәр

Башкортстанда яшәүче бер гаилә төбәк  Башлыгына  электр энергиясе бирүче компаниянең оятсыз гамәленә зарланган – гаиләгә, бурычлары булмаса да, электр бирүне туктатканнар.

        Чынында исә, Сабитовларның компаниягә бер бурычы да юк. Моны хәтта компаниядә дә беләләр. Ләкин, шунда эшләүчеләр аңлатуынча, ялгышлыкны төзәтә алмыйлар икән.

      “Безнең бурыч юк. Кайда мөрәҗәгать итәргә? Ни өчен алар безне бурычлы итеп күрсәтәләр? Без бу компания белән августтан бирле көрәшәбез. Кичә алар, ниһаять,  хаталарын таныдылар, ләкин барыбер утны киредән ялгатыр өчен 1000 сум түләргә туры килде. Нинди мыскыл итү бу?! Без бу торакта 3 ел яшибез һәм үзвакытында түлибез. Компания безнең  электр өчен 20 мең сум бурыч бар дип уйлый. Ай саен бу сумма я арта, я кими. 2021 елның августында  барысы да ачыкланды – ул вакытта хатаны компьютердан алып ташлыйбыз диделәр,  ләкин күрәсең, алмаганнардыр.  Декабрьдә  электр өчен алданрак та түләдек әле. Ә бу айда тотканнар да, утны өзгәннәр. Закон буенча алай итәргә ярамый!” – дип язган төбәк Башлыгына Дарья Сабитова.

 

Автор:Таҗиева Руфина