Уйланырга урын бар
5 Января 2022, 06:35

Күпме ял итәргә була?

Озайлы яллар җиләтмәдеме әле?

tuzlovgrad.rutuzlovgrad.ru
tuzlovgrad.ru

Яңа ел яллары дәвам итә.

“Яңа елда ял итү гадәте яңарак барлыкка килде. 2004 елдан 1-5 гыйнварда ял итү хокукы бирелде. Ә 2012 елдан ул 8 көнгә кадәр озайтылды. Шуннан бирле бәйрәм “отгулы” 10 көн тирәсенә җыела, – ди Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. – Әмма соңгы елларда яңа фикерләр ишетелә: берәүләр ял көннәрен бетерергә кирәк, ди, икенчеләр, аларны кыскартып, май бәйрәмнәренә күчерү яклы, өченчеләр отпукка өстәргә тәкъдим итә”.

Шуңа ул Telegram-каналда сорау оештырган. Анда: “Барысы да бүгенге килеш калсын”, “Ялларны кыскартырга кирәк” һәм “Аларны җылы вакытка күчерү яхшы булыр иде” дигән өч вариант бирелә.

Гәзиткә кул куйганда тавыш бирүчеләрнең 57 проценты беренче вариантны сайлаган иде. 21 процент – икенче, ә 22 процент өченчесе өчен тавыш биргән.

Ә сез кайсы тәкъдимне сайлар идегез?

Әйткәндәй, 1993 елга кадәр 1 гыйнвар гына ял көне иде. 2сендә барысы да эшкә чыкты. Шуңа карамастан, барысы да күңелле яши иде. Килешәсезме?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас