Уйланырга урын бар
3 гыйнвар 2022, 13:12

2021 ел нинди вакыйгалары белән истә калды?

Тагын бер ел тарихка күчте...

kavtoday.rukavtoday.ru
kavtoday.ru

2021 ел нинди вакыйгалары белән истә калды?

Узган елны да без коронавирус белән бергә үткәрдек. Аның яңа штаммнары барлыкка килү, вакцина ясату һәм QR-код темалары көн үзәгеннән төшмәде. Чикләүләр бер кертелеп, бер йомшартылып торуга да күнегеп беттек. Әллә ни игътибар да итми башладык кебек. Чөнки тормыш дәвам итә. Күңел ачу чаралары да тукталып тормады.

“Евровидение”да Италиянең Måneskin төркеме җиңү яулады. Русия исеменнән чыгыш ясаган Manizha 9нчы урында калды.

Ә Токиода 23 июльдән 8 августка кадәр үткән Олимпия уеннарында безнең ил командасы Олимпия комитеты әләме астында көч сынашты. Нәтиҗәдә Русия спортчылары, 71 медаль алып, өченче урынга чыкты.

Футбол буенча Европа чемпионаты 2020 елның җәендә үтәргә тиеш иде, әмма, пандемия аркасында, бер елга күчерелде. Бу уенда Италия командасы җиңде, ә Русия футболчыларының чыгышы “канәгатьләнерлек түгел” дип бәяләнде.

Кем гаепле?

Ни кызганыч, фаҗигале, күңелсез вакыйгалардан да азат булмады узган ел. Майның 11нче иртәсендә Казанда 175нче гимназиядә атыш тавышлары ишетелә. 19 яшьлек Илназ Галәвиев 7 баланың һәм 2 укытучының гомерен өзә, 24 кешене җәрәхәтли... Бу фаҗига бар ил халкын тетрәндерде. Балаларның тәрәзәдән сикерүләре, күз яшләре бик озак хәтердән җуелмас әле. 

Галәвиев психиатр экспертизасы нәтиҗәсе буенча акылы сәламәт дип танылды. Бераз вакыттан соң ул үзенең гаебен таныды, үкенүен белдерде. Аңа гомерлеккә иркеннән мәхрүм ителү яный.

Бу хәл “суынырга” да өлгермәде, 20 сентябрьдә Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында беренче курс студенты Тимур Бикмансуров ут ачты. 6 кеше үлде, 40тан артыгы тән җәрәхәтләре алды... Кулга алганда җәрәхәтләнеп, ул озак кына дәваханәдә ятты. Әле СИЗОда инвалидлар өчен отрядта үз җәзасын көтә. Тикшерү барышында егетнең ким дигәндә 37 тапкыр атуы ачыкланды. Аңа гомерлек төрмә яный.

Үткән еллардагы кебек, хәвефсезлек кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәүгә бәйле хәлләр тагын дистәләгән гомерләрне өзде...

Июль башында Камчаткада Петропавловск-Камчатка – Палана рейсы буенча очкан Ан-26 бәйләнешкә чыкмый башлый. Очкычта барлыгы 28 кеше була, аларның берсе – бала. Барысының да гомере өзелә... Эзләнү эшләре айдан артык дәвам итә. Нәтиҗәдә самолетның тау башына барып төртелүе ачыклана. Сәбәбе – экипаж хатасы дип билгеләнә.

Әлеге фаҗигадән соң ун көн үтүгә Кедровыйдан Томскка барган Ан-28 “каты посадка” ясый. Пилотлар очкычны тайгага утырта ала. Бәхеткә, 18 кешенең барысы да исән кала. Пилотлар сөйләвенчә, 2450 метр югарылыкта самолетның двигателе ватыла. Шулай да алар очкычны исән-имин утыртуга ирешә.

Ноябрь ахырында Кузбасста “Листвяжная” шахтасында метан шартлады. Бу вакытта 285 кеше җир астында булган. Аларның күбесен тиз арада чыгара алдылар. Калганнары артыннан коткаручылар төште. Шул вакытта тагын шартлау булды. Нәтиҗәдә 52 кешенең гомере өзелде... Бер тәүлектән соң шахтадан исән калган бер коткаручы чыга алды.

Шахтада эзләү-коткару эшләре декабрь уртасында гына тәмамланды. Авариядән соң ил Президенты Владимир Путин шахталарда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкны катгыйлатырга кушты.

Оффлайнга кайттык

Эшлекле даирәләрдә дә җанлылык сизелде. Онлайн очрашуар җайлап оффлайнга – күрешеп сөйләшүгә күчте. Петербургта халыкара икътисад форумы үтте, көзен Владивостокта Көнчыгыш икътисад форумы оештырылды. Анда Владивосток янында Спутник шәһәре төзеләчәге турында әйтелде. Ноябрьдә Ялтада да халыкара икътисад форумы үтәргә тиеш иде, ләкин ковид яңадан котыра башлау сәбәпле, ул кичектерелде.

Ә менә Дәүләт Думасына алтынчы чакырылыш депутатлар сайлау һәм Бөтенрусия халык исәбен алу чаралары билгеләнгән вакытта үтте. Хәер, соңгысы 2020 елда үтәргә тиеш иде, ләкин әлеге дә баягы пандемия аркасында тоткарланып торды.

Яндык, баттык...

Табигать казалары белән дә сынады 2021 ел. Җәй аномаль эсселеге белән хәтердә калыр, мөгаен. Эсселектән соң, Кара диңгез яры буенда урнашкан кайсыбер төбәкләрдә су басулар булды. Кырым, Краснодар крайларында елгалар ярларыннан чыкты. 8 кеше вафат булды. Августта Ерак Көнчыгышта да гадәттән тыш хәл кертелде.

Бер урында су басса, икенче урында урманнар янды. Мәсәлән, Якутиядә яңгын 9 миллион гектар мәйданга зыян салды. Төбәк башлыгы Айсен Николаев әйтүенчә, табигать казалары – планетада климатның глобаль үзгәрүе нәтиҗәсе.

Бездә дә шул хәл

Башкортстан халкы да моны үзендә сынады. Коточкыч эсселеге дә, урман янгыннары да урап узмады безнең төбәкне. Узган ел 15 апрельдән 9 сентябрьгә кадәр 446 урман янгыны теркәлгән, аларның 188е табигый факторлар сәбәпле килеп чыккан. Янгыннар аркасында Башкортстанның урман фондына 2021 елда килгән зыян күләме 21 миллион сумга якын, диде республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Алай гына булмады, республика территориясенә кош гриппы, төенле дерматит кебек чирләр килеп кереп, кош-корт, малларны зарарлады. Саный китсәң, күңелне тырнаучы вакыйгалар шактый җыела.

Шулай да күңелле хәбәрләрне дә барлыйк әле. 2021 елда Башкортстанда Бөтендөнья фольклориадасы шаулап-гөрләп үтте. “Ватан” этно-паркында җыелган зур әйлән-бәйләндә берьюлы ике рекорд куелды. Беренчесе катнашучы илләр саны буенча: барлыгы 57 ил вәкиле – 2700дән артык кеше катнашты, икенчесе милләтләр саны буенча – әйлән-бәйләндә 71 милләт вәкиле кулга-кул тотынышты.

Уфада үткән яшь һөнәрчеләрнең WorldSkills Russia бәйгесе турында да җылы сүзләр ишеттек. Анда 1700дән артык үсмер катнашты.

***

Югарыда телгә алынган вакыйгалар бүген инде барысы да 2021 ел тарихында торып калды. 2022 елның битләренә бары яхшы хәбәрләр генә язылсын дигән теләктә калыйк. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас