

Күпләрнең “Титаник” фильмын карап, тетрәнгәне бардыр – 1912 елның 15 апрель иртәсендә диңгез лайнеры айсбергка килеп бәрелә һәм бата. Бу аның Саутгемптоннан Нью-Йоркка беренче рейсы була. Һәлакәт нәтиҗәсендә 1517 кеше – балалар, хатын-кызлар, ир-атлар һәлак булды.
Исән калучылар арасында Япониядә туып-үскән Масабуми Хосоно турында да күпләрнең укыганы булгандыр. Масабуми – баткан кораб бортында бердәнбер япон. “Титаник” һәлакәтеннән исән калгач, аның язмышы ничек булып беткән?
Хосоно коткару шлюпкасына утырып өлгергәнгә генә котыла алган. Бер карасаң, ул моңа чиксез сөенергә тиеш кебек иде. Әмма аның арытабангы язмышы күңелсез булып чыккан.
Башта ул Нью-Йоркка килгән һәм шунда ук үзе эшләгән компания офисына юнәлгән. Анда аңа Сан-Францискога барып җитәргә, аннары корабка утырып Япониягә юлланырга булышалар. Җирле гәзит Масабумины “Бәхетле япон пассажиры” дип атаган.
Әмма Хосоно Америкадан киткәнче үк җәмәгатьчелек аңа: “Нигә син исән калдың?!” – дип бар ачуын, гаепләвен юнәлтә. Янәсе дә, йөзләгән, меңләгән кешеләр – хатын-кызлар, балалар, ирләр һәлак булганда син ни намусың белән исән калырга җөръәт иттең? Менә шуны аңлат әле!
Бахыр Хосоно иң өстәге палубага эләгә алуы, шул ук вакытта коточкыч курку һәм өметсезлек хисе кичерүе турында сөйләгән. “Тирә-юньдә баш тондыргыч шау-шу һәм яктырткыч ракеталар иде...” – дип аңлаткан ул. Масабуми шул минутларда чынбарлык белән килешүе, кораб белән бергә бату – аның язмышыдыр дип уйлавы турында әйткән.
Ул күңеленнән Япониядә калган балалары, яраткан хатыны белән саубуллашкан. Ә аннары хатын-кызларның һәм балаларның 10нчы санлы коткару шлюпкасы бортына күтәрелүен күргән. Шлюпкада утырган офицер да: “Тагын ике кешегә урын бар”, - дип кычкырган. Хосоно аны-моны уйлап тормый, шлюпкага сикергән бер ир-ат артыннан шунда ыргыла...
Америка җәмәгатьчелеге Хосононың эчкерсез, әмма ачынып сөйләгән хикәясеннән соң аны тагын да ныграк гаепләгән. Җитмәсә, нәкъ 10нчы көймә өчен җаваплы булган моряк Эдвард Були утка май өстәп, болай дигән: “Ул япон ире, беренче ир-ат кебек кебек үк, көймәгә хатын-кыз киеме киеп кенә эләгә алгандыр... Башкача булмас...” Ләкин аның сүзләре һич кенә дә чынбарлыкка туры килми. Масабуми андый адымга бара торган кеше булмаган.
Япониягә кайткач та, Масабумины гаепләүләр дулкыны көткән. Аны куркак дип атыйлар һәм ул эшләгән транспорт министрлыгында ирне эшеннән азат итәләр. Янәсе, Хосоно үз-үзеңне корбан итү хас булган самурай рухына хыянәт иткән һәм куркак тәртибе белән бөтен галәм алдында японнарны хурлыкка калдырган. Ул котылырга түгел, ә кораб белән бергә һәлак булырга тиеш булган. Ә иң яхшысы – кылыч өстенә егылырга һәм геройларча һәлак булырга тиеш булган икән.
Масабумины гаепләүләр моның белән генә тәмамланмаган әле. Япония матбугатына Хосононы үз-үзенә кул салып, гомерен өзәргә өндәгән хатлар килеп торган. Ләкин иркәй үз гомерен саклап калган.
Ә берничә елдан соң аны яңадан министрлыкка эшкә алалар, чөнки ул үз эшен яхшы белгән, җиренә җиткереп башкарган белгеч саналган. Бу министрлыкта Хосоно үлеменә - 1939 елга кадәр эшли. 68 яшендә вафат була.
Иң гаҗәбе шул – Бөекбританиядә “Титаник” һәлакәтеннән исән калган тагын бер кеше - Джозеф Исмэй белән дә шундый ук хәл күзәтелгән. Ул “Титаник” караган компаниянең идарәче директоры була.
Исмэй дә Масабуми Хосоно кебек үк, судно һәлакәтеннән котылган өчен каты тәнкыйтькә дучар булган. Аны гомеренең соңгы айларына кадәр бу гамәле өчен мыскыл иткәннәр, кимсеткәннәр, түбәнсеткәннәр. Төп гаепләр, әлбәттә, бер булган: “Нигә син, Исмэй, исән калдың?” Мондый шартларда аңа яшәү җиңел булмаган. Ләкин һәркемнең язмышы күкләрдә Ходай тарафыннан язылган шул.
Фото: yandex.ru