

Американың Вирджиния ярлары буендагы Роанок утравында 1587 елда юкка чыккан бер колония-авыл турында, бәлки, ишеткәнегез, укыганыгыз бардыр. Чесапик култыгындагы ярда нигез салынган авылдан бик сәер һәм серле рәвештә 150 кеше, шул исәптән 12 бала, югала, ә аларны эзләп килгән кешеләрне колония уртасындагы агач кайрысына “кроатон” дип уеп язылган сүз генә каршы ала.
Бу сүзнең мәгънәсе бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган. Аларны җен-пәриләр алып киткән, ә кроатон – шул тирәдә яшәгән индеецлар табынган илаһи зат, дигән фараздан башка моңа бернинди дә аңлатма бирә алмаганнар...
Юкка чыкканнар дигәннән, тагын бер мисал. Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәреннән 80 чакрымда Кырья елгасының сул як ярына килсәгез, Растесс авылыннан калган хәрабәләр генә каршы алачак: иске юл, сазлыклы басуда үскән биек үлән арасында череп ятучы берничә бүрәнә, зиратта кыйшаеп беткән тәреләр... Ә монда заманында гөрләп торган авыл булган. Авылга XVII гасырда нигез салынып, ул Русиянең Европа өлешен Себер белән бәйләп торучы бердәнбер трактта утырган була. Анда купец Строгановларның крепостной крестьяннары яшәгән, алар юлны саклаган һәм тәртиптә тоткан, юлчыларны торак һәм атлар белән тәэмин иткән.
Ә XIX гасырда шушы тирәдә платина һәм алтын яткылыклары ачылгач, авыл халкы бай яшәүчеләр булып исәпләнә башлаган, үткән гасырда исә аның даны еракларга таралган. Рәхәтләнеп эшлә һәм яшә генә дә бит! Ләкин 1976 елда авыл тарихына нокта куела – ел ахырында өлкә башкарма комитеты аны реестрдан “беткән авыл” буларак сызып ташлый.
Гөрләп торган авыл ни өчен шулай кинәт кенә беткән соң? Сөйләүләренчә, Растесс кешеләренең берсен дә күптән күрмәгәнлектән, күрше авылдан берничә кеше бу авылга хәл белешергә юллана һәм... озакламый котлары очып кайтып та җитә. “Авылда бер кеше дә юк, йортлар ташланган, ишекләре ачык, бер болдырда хәтта битләре ачык китап ята... Өйләрдән берни дә алынмаган, почмакларда хәтта иконалар шул килеш торып калган... Иң мөһиме – авыл зиратында барлык каберләр чокылып беткән”, – дип сөйли алар.
Монда индеецлар табынган аллалар турында ук булмаса да, ул елларда шунда күпләп яшәгән манси халкының мәҗүси затлары, хәтта кабердән кубарылып чыккан әрвахлар – зомбилар хакында фикер килергә мөмкин. “СССРда зомбилар каян чыксын?” дисезме? Кем белсен инде, ни генә булмас!..
“Совет кроатоны”ннан 25 чакрымда урнашкан Павда авылы картлары балаларына һәм оныкларына сөйләвенчә, Растесс кешеләрен җен-убырлар, я булмаса, урындагы им-томчылар үзләренең ритуалларын башкару өчен урманга алып киткән булуы да бик ихтимал. Ә нәрсә, бик мөмкин, чөнки авыл тайга уртасында урнашкан, аның кешеләре урманга әле җиләк-җимеш, әле гөмбә җыярга еш йөргән.
Икенче яклап караганда, аерым кешеләрнең мондый хәлләргә таруы да мөмкин, ләкин гөмбәгә бөтен авыл халкы берьюлы чыгып китмәгәндер бит инде? Мондый хәлгә, нишләптер, ышанасы килми. Әллә авылга берәрсенең каргышы төштеме икән? Бу сорауга да җавап юк... Мондый аңлашылмаган хәл урындагы журналистларга тынгылык бирмәгән.
Бу очракта да алар Растесс авылыннан соңгы булып күченгән кешеләрне эзләп таба һәм әлеге хәлләрнең сәбәбен ачыклый. Баксаң, әлеге авыл халкының башына ике хәл чын мәгънәсендә каргыш булып төшә: шуларның беренчесе – тирә-якка “Растесс халкы череп баеган” дигән хәбәр таралуы һәм якында гына урнашкан алтын приисклары; икенчесе – шул төбәктә сугыштан соңгы елларда хөкем ителгән җинаятьчеләрне урнаштыру өчен оештырылган колония-поселение. Колониядә конвой озатуыннан башка йөрүче зэклар, алтын һәм бай яшәүче халык турында ишетеп алгач, кешеләр эштә чакта аларның йортларына төшә, алтын эзләп, өйләрнең астын-өскә китереп китә башлый. Бернәрсә дә тапмасалар, алюминий табак-савыт, кашыкларны алып китүдән дә чирканып тормыйлар.
Ә берсендә, алтыннарын шунда яшерәләрдер, дип уйлап, бөтен каберләрне актарып чыгалар. Һәм бу түземлекнең соңгы чиге була. Шушы хәлдән соң халык, бөтен мал-мөлкәтен, йорт-хуҗалыгын, яшәгән нигезләрен ашык-пошык ташлап, берничә көн эчендә авылдан чыгып китә. Авыл шулай бушап кала, ә тирә-якка бу урыннарның яманлыгы, аның ниндидер явыз көчләр тарафыннан каргалганлыгы турында имеш-мимеш тарала...
Фото: yandex.ru
Данис Дәүләтханов әзерләде.