

Сугыш тәмамлануга 76 ел узса да.
Сугыш тәмамлануга 76 ел узса да, аның кайтавазы әледән-әле безне сискәндереп тора. Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевка да ноябрь азагында бер хат килеп төшә. Анда 2021 елда эзтабарлар тапкан медальонның иясе Чакмагыш районы кешесе, Сталинград өчен барган сугышларда – 1942 елның 19 ноябрендә – вафат булган лейтенант Сәетзадә Бәхтегәрәй улы Смаков булуы турында әйтелә. Эзләнү эшләре барышында солдатның якыннарының Чакмагыш районы Рапат авылында яшәве ачыклана. Район җитәкчесеннән Смаковларны 3 декабрьдә Уфада узачак чарага юнәлтү чарасын күрү сорала.
3 декабрь – Билгесез солдатларны искә алу көне. «Поисковое движение России» бөтенрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Волков бу көнне Фидрат Сәетзадә улы Смаковка әтисенең 79 ел җир эчендә яткан медальонын тапшырган – 79 ел үткәч. Әтиләре вафат булганга 40 ел узгач! Сугыш белән бәйле мондый хәлләр дә була икән.
Чираттагы командировка вакытында миңа үзенчәлекле язмышлы солдатның улы Фидрат Сәетзадә улы белән күрешеп, сөйләшеп утыру форсаты тиде.
Әтиләре Сәетзадә Бәхтегәрәй улы Смаков 1909 елда Рапат авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, төрле эшләрдә эшли. Белемле, яңалыкка омтылышы егет читкә чыгып китә, төзелештә эшли. Сеңелләрен дә үз янына ала. Сугыш башлану белән фронтка китә, гаилә корып өлгерми. Ул 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә, генерал М.Шәйморатов җитәкчелегендә разведкада хезмәт итә. Медальонны Псков өлкәсендә булган Юлино 1 авылы җирләрендә эзләнү эшләре барышында табалар. Генерал Миңлегали Шәйморатовның соңгы алышы да шунда була! Шулай итеп, сугышта ике аягын да югалтып, 1946 елда авылына кайткан, аңа кадәр һәлак булган дип саналган солдат Смаковның медальоны 79 елдан соң балаларына кайтып ирешә. Солдатның зур вакыйгаларны үз эченә алган гомере, язмышы турында күпләргә бәян итәрлек истәлек бу.
Сәетзадә Смаков көчле рухлы, омтылышлы ир-егетләрнең бер үрнәге. Сугыштан ике аяксыз кайтса да, ул һәр яктан да алдынгы кеше була. Гаилә кора, авылда беренче булып өй түбәсен калай белән яба, “Запорожец” машинасын биргәч, кирпечтән шундый итеп гараж төзеп куя, колхоз рәисе, хәтта үзе килеп, карап, үрнәк ала. “Ике аягы да булса, бу Сәетзадә кремль төзер иде”, - дип әйтәләр авылдашлары. Үзе колхозда да эшли, беркемнән калышмый.
Рапатка кунакка килгән Шаран районы кызы Тәгъзимәне димлиләр аңа. Никахлары күкләрдә язылган булгандыр, яшьләр кавыша. Җиде бала - ике кыз, биш ир бала тәрбияләп үстерәләр Смаковлар.
- Без аларның кычкырышканын, үпкәләшкәнен күрмәдек, “Әтисе”, “Әнисе” дип кенә дәшәләр иде бер-берсенә. Бөтен яктан да тәрбия белән уратылган идек, тамагыбыз тук булды. “Сәетзадә балаларын таяк белән үстерә” дигән сүз ишеттек бервакыт. Һич юк, әткәй таяк күтәрү түгел, безгә кычкырып та дәшмәде. Ул нинди эшкә тотынсаң да, шик калдырмый, ышандырып: “Менә шулай дөрес була, менә шулай итсәң, ялгышмассың!”- дип, бастырып кына әйтеп куяр иде.
Разведчик булган әткәй. Сугыш турында безгә сөйләми иде. Үзебез дә сорашмаганбыз инде. Ә менә фронтовик абзыйлар гел аның янына килеп, сөйләшеп утырырлар иде. Шул мизгелләрдә әткәйнең дулкынланудан куллары дерелдәвен күргәнем булды, куркыныч булган сугышта. Әткәй русчаны яхшы белә иде, медальонын да үзе язган”, - дип истәлекләр белән уртаклашып алды Фидрат абый.
Ә безнең алдыбызда, журнал өстәлендә пыялалы кысага урнаштырылган тарихи документ ята. Аны тигез, матур хәрефләр белән Сәедзадә Бәхтегәрәй улы Смаков 1941 елда үз куллары белән тутырган. Бу утлар кичеп, ике аягын калдырып кайтып та, яңадан аякка баскан каһарман солдатның бер истәлеге. Җир куеныныда ятып, медальон ашалган, эзтабарлар кулга алу белән тимер уалып төшкән, ә менә кәгазь, бу вакыт аралыгы өчен, бик яхшы сакланган. Сәетзадә Бәхтегәрәй улы 72 яшенә җитеп, гүр иясе була. Тәгъзимә апа озын гомерлерәк була. Солдатның гомерен шул каһәрле сугыш яралары алып китә. Үзе дә бигрәкләр дә тынгысыз булган, җан саклап яши торган кеше булмаган. Аның каравы, исеме игелекле балаларында, үз каны, нәселе дәвамчыларында яши. Фидрат абыйның улы өйләнгәч, беренче бәбиләрен көткәндә әйтеп куя: “Әти,– ди ул, - малай туса – Сәет, кыз туса – Сафыя кушабыз!” Менә бер көнне Фидрат абыйларның телефоны шалтырый. “Әти,– дигән тавыш ишетелә икенче баштан, – Сәет туды!” Менә шулай карт картәтинең исемен йөртүче егет тә биш яшькә җиткән. Ә Сафыя кем соң ул? Анысы карт картәниләре. Җиде балалы гаиләдә барысына да күз дә колак булырлык өлкән кеше була ул. Сәетзадә абый эштән кайту белән Тәгъзимә ападан иң беренче: “Әнкәй ашадымы?” дип сорар булган.
Фидрат Сәетзадә улы гомерен мәктәпкә, балалар тәрбияләүгә багышлаган. 1992нче елда янгын чыгып, Смаковларның өйләре, бөтен документлары, әйберләре дә көлгә әверелгән... “Янгында үзебезнең исән калуыбыз да шул эш файдасыдыр, барысы да йоклагач, план төзеп утыра идем”, дип искә алып үтте ул куркыныч төнне. “Әтисеннән күреп, ук юнган”, диләрме әле. Фидрат абый булдыклы ир-егет. Кабат дөнья тергезгән, искиткеч матур, җитеш тормыш көтә алар. Әтиләре төзегән матур гараж да исән. Оныклар кайтуга, кышкы яңгыр белән “көрәшә- көрәшә”, ихатада боз тавы ясап куйган, утырып шуып, сынап та караган. Йөз-кыяфәте белән дә, холкы белән дә аны әтисенә охшаталар икән. Хәзер аларны һәр иртәдә сугышны үтеп кайткан әтиләренең фотосурәте һәм аның үз куллары белән язган гомерлек истәлеге сәламли.
Бу хәтер беркайчан да югалмас. Тирән уйларга салган бу очрашудан туган тәэссоратларны авылдашлары Рәсимә апа Ильясованың Сәетзадә бабайга багышлап язган шигыре белән тәмамлыйм:
Тук- тук, тук-тук...
Кемдер килә:
Култыгында таягы,
Тукылдатып баса икән
Сыңар агач аягы.
Шушы солдат сугышкандыр
Илен саклап, яуларда.
Бер аягы торып калган,
Белмим, әллә кайларда.
Тамакка төер тыгылды,
Яшьләнделәр күзләрем.
Җирне тишеп-тишеп үтте
Түгәрәк аяк эзләре.
Тук-тук, тук-тук...
Тук-тук, тук-тук...
Ерагайды арасы.
Төзәлерме икән җирдә
Агач аяк ярасы?