Уйланырга урын бар
28 декабрь 2021, 08:50

Мәрхүм профессор студентларга ничек ярдәм иткән?

Шулай да була икән.

Үле профессор студентларга ничек ярдәм иткән?Үле профессор студентларга ничек ярдәм иткән?
Үле профессор студентларга ничек ярдәм иткән?

Кеше тормышында нинди генә гаҗәп хәлләр, аңлата алмаслык сәеп хәл-вакыйгалар булмый. Бу  хәл 1989 елда АКШта булган.  Көллият студентлары Джек Нил һәм аның йөргән кызы Ребека  Уайт  тулай торак территориясендә урнашкан китапханәдә математика буенча имтиханга әзерләнгән.  Яшьләр математиканы яратмаган, әмма аларга югары белем алу өчен бу курсны узарга кирәк  булган.  Алар күпме генә укып утырсалар да, математикадан кайсыбер мәсьәләләрне чишкәндә кулланыла торган   төп принципларны аңлый алмаганнар. 

        Джек белән Ребека  имтиханга төнге сәгать 2гә кадәр әзерләнгәннәр, ә имтихан икенче көнне иртәнге сәгать 9да башланырга тиеш. Бик аз вакыт калган. Яшьләр  арыган, шунлыктан бераз черем итеп алырга  булганнар. Дәреслекләрен һәм конспектларын җыя башлагач,  болар: “Нишләп болай бик тиз генә бирешәсез әле?” дигән тавыш ишетәләр.

       Сорауны кара костюм кигән, ак күлмәкле, галстук-күбәләкле өлкән яшьтәге ир-ат биргән. Таныш булмаган иркәй студентлар янына килеп баскан һәм үзен: “Мин профессор Мартин булам”, - дип таныштырган. Ул  үзенең  кайчандыр көллияттә күп еллар укытканлыгын,  хәзерге вакытта пенсиядә булуын аңлаткан.

       Профессор яшьләргә математика буенча имтиханга әзерләнергә ярдәм итәргә тәкъдим иткән. Тегеләре риза булган һәм яңадан өстәл артына барып утыра. Тиздән студентлар Мартинның катлаулы математик мәсьәләләрне гади генә итеп аңлата алуына таң калалар. Шулай итеп, профессор иртәнге 5кә кадәр яшьләрне имтиханга  әзерли.

       Таң белән студентлар профессорларга рәхмәт белдергәннәр һәм китапханәдән чыгып киткәннәр. Математикадан имтиханны да алар  бик яхшы тапшырганнар. Бераз уйланып торганнан соң, алар бу яхшы кешегә рәхмәтләрен  белдерергә булганнар.  Ләкин аның кайда яшәгәнлеген белмиләр икән. Шуңа күрә Джек белән Ребека, профессорның адресын  белик дип, уку йорты хакимияте бинасына юл тотканнар. Ә анда аларга профессор Мартинның 1963 елда ук вафат булуын әйткәч,  яшьләрнең гаҗәпләнүләренең чик-чамасы булмый.

        Соңрак, курсташлары, укытучылары белән сөйләшкәндә, Джек Нил һәм Ребека Уйт, профессор Мартинның вакыты-вакыты белән студентлар  янына килеп, аларга ярдәм  итүе турында беләләр дә инде.

     Баксаң, мәрхүм профессор студентларга беренче тапкыр гына булышмаган. Баксаң, бу искиткеч булдыклы, тормышны, үз эшен, студентларны яраткан шәхес үлгәннән соң да яшьләргә  белем бачкычларына үрмәләүдә ярдәм итүне үзенең бурычы итеп санаган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас