

Владимир Путин төзелеш материаллары бәяләрен контрольдә тотучы механизм булдырырга кирәк дип исәпли. Бу хакта ул Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет утырышында әйтте.
“Монда даими механизмнар булырга тиеш, ә профилактик сөйләшүләр алып бару гына түгел. Контроль механизмын, туры диалогны булдырырга кирәк”, – дигән Путин.
Ил башлыгы вице-премьер Марат Хөснуллинга хөкүмәтнең бу проблема буенча ничек эшләвен һәм төзелеш материаллары бәяләре күтәрелүенә йогынты ясыймы-юкмы икәнлеген хәбәр итәргә кушкан.
Хөснуллин аңлатуынча, хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин тиешле йөкләмәләрне биргән, бәяләр буенча барлык сикерү очраклар Монополиягә каршы федераль хезмәткә юллана.
Исегезгә төшерәбез: быел төзелеш материалларының чамадан тыш кыйммәтләнүенә безнең республика халкы да зарланды, кайсыбер позицияләрнең – 1,5, кайсыберләренең 2 тапкырга артуы теркәлгән иде.
Хөкүмәткә өмет итәбез, әлбәттә. Әмма барыбер элекке бәяләргә кайту булмас инде...
Чыганак: bashinform.ru