

Бөек Британиянең Notpla компаниясе чәй һәм кофе капсулалары өчен диңгез үсемлекләреннән ясалган төргәкләрне күрсәткән: алар суда тулысынча эреп таркалалар һәм эчемлеккә файдалы үзенчәлекләр бирәләр. Өстәвенә, мондый төргәкләрне ашарга да ярый.
Без күнеккән гадәти чәй пакетларының ягъни төргәкләренең зыяны турындагы мәгълүматлар тикшеренүчеләрне яңа төргәк уйлап табуга этәргән. Гадәти чәй пакетлары кайнар суга 11 миллиардка кадәр микропластик кисәкчәләре һәм 3 миллиардка кадәр нанокисәкчекләр бүлеп чыгаралар. Хәзер килеп галимнәр суүсемнәрдән пленка ясауга ирешкәннәр - чәй өстенә кайнар су агызгач, ул эреп, сыекчаны антиоксидантлар белән баета. Эчемлекнең тәме аңа карап үзгәрми, чөнки эшкәрткәннән соң үсемлекләргә хас тәм калмый.
Notpla мондый төргәкне чәй яки кофе өчен генә файдаланырга тәкъдим итми: материалны тиз әзерләнүче токмач һәм ярмалар өчен, шулай ук ерак юлга алынучы ашамлыклар өчен дә файдаланырга тәкъдим итә. Суүсемнәрдән ясалган пленка кер юу капсулалары һәм табак-савыт юу машиналары таблеткаларындагы суны пычратучы PVA-пластикны да алмаштыра ала. Моннан тыш, башка товарларны да төрергә ярый.
Пластикка алмашка органик материалларны дөньяның тагын берничә иле тикшеренүчеләре дә уйлап тапкан. Ноябрь ахырларында Испания галимнәренең помидор кабыгыннан төргәк ясарга өйрәнүләре билгеле булган иде. Швеция тикшеренүчеләре кавырсынның агачтан ясаган аналогын тәкъдим итсәләр, Кытай биологлары исә сөләйман балыгы бүлеп чыгарган сыекчадан төргәк ясарга өйрәнгәннәр.
Инде тизрәк көнкүрештә файдалана башласак иде ул яңалыкларны. Түземсезләнеп көтәбез.