Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
8 декабрь 2021, 10:00

Җыелу пунктында тәртип бармы?

"Бу нинди мыскыл итү ул?" дип сорый бер әти.

Җыелу пунктында тәртип бармы?
Җыелу пунктында тәртип бармы?

       Уфада яшәүче Валерий Канбәков төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның  “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә башкаланың Революционная урамы, 156 адресы буенча урнашкан җыелу пунктында шартларның начар булуына зарланган. 

      Валерийның сүзләренә караганда, күптән түгел ул улын армиягә озаткан һәм  хщрби хезмәткә чакырылучы улы сөйләгәннәрдән шок хәлендә калган.

      «Җыелу пунктында тәртип юк. Армия сафларына чакырылучы яшь егетләр урын-җир кирәк-яраклары булмаган такта ятакларда йоклый. 1,5 литр шешәдәге су – 300, ун тәмәке 150 сум тора. Бу нинди мыскыл итү ул? Суны бушлай да биреп була. Егетләр бит акча эшләргә түгел, ә безне сакларга баралар», - дип язган бу хәлләргә ачуы килгән әти кеше.

      Егетләр җыелу пунктында тугызар-унар көн “отправка” көткәндә биредәге шартларны төшереп алмасыннар өчен  смартфоннар алырга рөхсәт ителмәве, шул ук вакытта телевизордан биредә чисталык һәм тәртип дип күрсәтүләре турында да дип өстәгән. «Мондый шартларда армиягә нинди кәеф белән барырга мөмкин?»  -  дип сорый ул.

      Республика белән идарә итү үзәгендә Валерийдан бу хәлләрнең кайчан булуы турында сөйләвен үтенгәннәр. Ирнең аһ-зарлары буенча җыелу пунктында чаралар күрелерме, монысы әлегә билгесез.

Фото:  yandex.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: