Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
8 декабрь 2021, 09:55

“Компенсациясен яңа елга кадәр алачаксыз”

Башкортстанда  хәвеф тудырган авыру учагы ачыкланды.

“Компенсациясен  яңа елга кадәр алачаксыз”
“Компенсациясен яңа елга кадәр алачаксыз”

Башкортстанда  хәвеф тудырган авыру учагы ачыкланды. Шул уңайдан Баймак районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хакта хөкүмәттә үткән оператив утырышта Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сөйләде.

      25 ноябрьдә  Төркмән авылында мөгезле эре терлек арасында йогышлы  төенле  дерматит  вирусы авыруы  турында билгеле булды.

       БР башлыгы Радий Хәбиров  Төркмән авылындагы хәлне борчулы дип атады. 500дән артык кеше яши торган тулы бер торак пункт, зарарланган хайваннарны юк иткәннән соң, акчасыз калды. Ял көннәрендә БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифасын башкаручы Урал Килсенбаев шул якларда булып кайтты.

—  Халык белән өч сәгатьтән артык аралаштык, сөйләшүдә Баймак районы хакимияте, БР ветеринария идарәсе, авыл кешеләре  катнашты. Аларны беренче чиратта компенсация алу мәсьәләсе борчый, - диде  Урал Килсенбаев. — Без аларга түләү мәсьәләсенең Яңа елга кадәр ябылачагын хәбәр иттек.

      — Мин кешеләргә Яңа елга кадәр компенсация алачаксыз дип вәгъдә иттем, бу бик мөһим, - дип искәртте БР Башлыгы.

      Урал Килсенбаев шулай ук 6 декабрьдән авыл халкына азык-төлек җыелмалары бирелә башлавы турында әйтте. Аны һәр гаилә ала. Җыелмалар составында  сөт кухнясы ризыклары да бар. Халык белән аралашу өчен аерым чат булдырылган. Барлык мәсьәләләр контрольдә тотыла.

     Урал Килсенбаев кешеләрнең компенсацияне базар бәяләре буенча алачагы турында әйтте.

Фото: “Башинформ”

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: