Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
8 декабрь 2021, 09:40

“Бу хәлне ачыклавыгызны сорыйм...”

Уфа халкы ачулана башлады. Сәбәбе нидә?

“Бу хәлне ачыклавыгызны сорыйм...”
“Бу хәлне ачыклавыгызны сорыйм...”

Җылылык өчен килгән квитанцияләрне күреп, Уфа халкы ачулана башлады. Сәбәбе нидә?

      "Ноябрьдә җылылык өчен 3 611,74 сум түләргә килде. Бу кадәр зур сумманы нәрсә өчен түлибез ул? Урамда -35 түгел бит! Кремлевская урамы, 61/2 йортта яшибез”, - дип язган Алия Киликаева.

     Аның аһ-зары уңаеннан Орджоникидзе районы хакимияте вәкилләре, коммуналь хезмәтләрнең ни өчен югары булуын ачыклап,   җавап бирергә вәгъдә иткәннәр.

     Алия Киликаева: “Күршеләренең дә шундый ук фатир, ә җылылык бәясе шактый түбән, ни өчен шулай булуын аңламыйм”, - дип өстәгән.

      Уфада җылылык өчен түләү буенча кешеләрнең ачуына тигән очраклар еш булып тора. Мәсәлән, күптән түгел башкалада яшәүче бер ирне БашРТС, гарчә аның “коммуналка” өчен бер тиен бурычы булмаса да, бурычың бар дип,  судка биргән. Ир хатны алып шаккаткан:

      «Бүген БашРТСтан “иск хаты” алдым, мине Уфаның мировой судына судка биргәннәр, - дип язган ул республика Башлыгы Радий Хәбировның битендә. - Минем, янәсе дә, түләү буенча бурычым бар икән. Әмма минем бернинди бурычым юк, киресенчә, артыграк та  түләп киләм әле. Мин икенче группа инвалид, иск гаризасының сәбәбен ачыклап йөри алмыйм. Ярдәм итүегезне сорыйм".

       "Ни өчен БашРТС, бурычлары булмаса да, гражданнарга иск гаризалары җибәрә? Чара күрүегезне сорыйм", - дип мөрәҗәгать иткән Уфадан Елена төбәк башлыгына.

      БашРТСтан алынган җаваптан ачыклануынча, чагыштырмача зур булмаган бурыч суммасы өчен дәгъва юллау мөмкин. Моны искның демо-версиясе дип атыйлар.

       «Без сезнең түләүләр тарихын карадык. Искның демо-версиясен сезгә юллаган вакытта лицевой счетыгызда бурыч бар иде. Аны тулысынча  2021 елның 15 ноябрендә генә түләгәнсез", - дип җавап биргән БашРТС вәкиле.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: