Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 декабрь 2021, 10:50

Зур табыш алам дип, миллионнарыннан колак каккан

Менә комсызлык нәрсәгә китерә.

Зур табыш алам дип, миллионнарыннан колак каккан
Зур табыш алам дип, миллионнарыннан колак каккан

Башкортстанда кайбер пенсионерлар бигрәк тә яхшы яши, ахыры – хәтта  финанс пирамидаларына  миллион сум акчалар инвестицияләү мөмкинлегенә ияләр. Һәм үзләре дә сизми алданып калалар.

      Мәсәлән, Күмертау шәһәрендә яшәүче 65 яшьлек хатын да шундый алданучылар исемлегенә кергән. Эш болай булган: билгесезләр кешеләр хатынны “махсус фондка акча салсаң, зур табыш алырсың”, дип ышандырганнар. Инвестиция компаниясе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге ханымны алар күрсәткән счетларга 1,2 млн. сумнан артык акча күчерергә үгетләгән. Һәм максатларына ирешкәннәр.

      Пенсионер тиздән зур табыш алачагына ышанган һәм аны-моны уйламый акчасын күчереп тә куйган. Шуннан соң аферистлар интернет киңлекләрендә хатынның миллион сумнары  белән бергә эреп юкка чыкканнар. Хәзер аларны эзләү белән республиканың полиция хезмәткәрләре мәшгуль.

      Запаста шулкадәр акчасы булгач, ханымга шул акчалардан балаларына, оныкларына, туганнарына өлеш чыгарса, иң яхшысы шул булыр иде дә бит. Әлеге дә баягы комсызлык бәласедер инде.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: