Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
3 декабрь 2021, 12:19

"Миләшләрем"не өзгәлиләр...

Күңелне телгәлиләр...

"Миләшләрем"не  өзгәлиләр...
"Миләшләрем"не өзгәлиләр...

Күңелне телгәлиләр...

 

Дилә Нигъмәтуллинаны “Миләшләрем” җырын башкарганы өчен судка биргәннәр.

Күптән түгел генә никах укыткан, яңа гаилә тормышын корып кына җибәргән җырчыбыз Дилә Нигъмәтуллинаның тормышында кара болытлар пәйда булган. Ул судлашу өчен тәҗрибәле адвокат эзли. Диләне “Миләшләрем” җырын (М. Шакиров сүзләре, З. Хәйретдинов көе) башкарганы өчен судка биргәннәр.

“Минем бу җырны җырларга хакым юк һәм мин аны җырламыйм да. Күпләр аны башкаруымны әле дә сорый. Хәтта радиода да яңгырый ул җыр. Кулымда – суд чыгарган карар, миннән зур күләмдә акча таләп итәләр. Янәсе мин бу җырны кайсыдыр чарада законсыз рәвештә башкарганмын. Хәзерге вакытта моны ачыклау өстендә эшлибез. Бәлки бу - иске видеоларның берседер”, - ди Дилә.

 Ул инстаграмдагы дусларыннан авторлык хокуклары буенча эшләүче тәҗрибәле адвокат тәкъдим итүләрен дә сораган.   “Бу ситуациядә бердәнбер сәбәп – ул акча эшләү. Менә нәрсә кирәк хәзер кешегә! “Мораль”, “этика” дигән төшенчәләр читтә калды. Кызганыч, татар җырын үстерү, тарату турында сүз дә бармый инде монда. Аллага шөкер, горурланып әйтә алам, мин татар җырларын бөтен дөньяга таратуда үземнең зур өлешемне керттем. 18 ел эчендә Россиядә генә түгел, башка илләргә дә концертлар, Сабан туйлары белән килгәнем булды. Чын сәнгать ул акчага гына корылмаган. Ул аннан өстен булырга тиеш”, - ди Дилә Нигъмәтуллина.   

Әлеге вакытта социаль челтәрләрдә “Миләшләрем” җыры тирәсендә бәхәс бара!.. Турысын әйтәм, гыйбрәтле, аяныч хәл.

Бу җырны моңлы тавышлы җырчы Алсу Хисамиева башлап җырлады.  Алсу башкаруында ул меңләгән тамашачы күңеленә үтеп керде, популярлашты. Бер вакыт (Ялгышмасам, 2018 елларда) аны Дилә җырлый башлады. Инде килеп ачыклануынча, ул җырны башкаруга хокукны Лейна исемле 19 яшьлек кыз алган да, инде килеп Дилә белән бүлеш киткән...

Бу яңалыкны ишеткәч, Ришат Төхвәтуллинга җырлау тыелган “Сандугач”ның да язмышы кабат искә төште. Ник ул алай? Шагыйрь белән композиторның йөрәгеннән өзелеп төшеп, халык йөрәгендә урын алган чын сәнгать үрнәкләренә, халык казанышы, горурлыгы булган музыкаль әсәрләр язмышын, аны яңгыратыргамы, юкмы икәнлеген башкалар хәл итә? Авторлары, үзләре исән булып та, шундый хәлләргә ник юл куя?  Ул җырны алар тудырмаганмы ни? Дистәләгән сорау... Сез бу хәлләргә карата тәгаен җавап бирә аласызмы, дуслар? Аны белүчеләр сирәктер. Бу сорауларга без дә җавап эзлибез. Ходай насыйп итсә, якын арада, ачыклый алган кадәресен ачыклап, сезгә дә җиткерербез. Күпме дәвам итә ала мондый хәлләр?..

Фото: 

 

tatar-today.ru

Җырларны “өзгәлиләр”...
Җырларны “өзгәлиләр”...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: