Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
2 декабрь 2021, 13:41

Бәхет өчен күпме акча кирәк?

Superjob сораштырулар үткәргәннән соң, урта хәлле русиялегә бәхет өчен күпме акча кирәклеген исәпләп чыгарган.

Бәхет өчен күпме акча кирәк?
Бәхет өчен күпме акча кирәк?

Ачыклауларынча, аена — 178 мең сум. Шул ук вакытта бәхет өчен ир-егетләргә хатын-кызларга караганда акча күбрәк кирәк — 203 мең сум. Хатын-кызларга исә 155 мең сум.

Русиянең иң эре калалары, ягъни мегаполислары арасында, әлбәттә, мәскәүлеләрнең сораулары зуррак: бәхет өчен аларга аена 228 мең сум кирәк. Владивостокта — 204 мең, Дондагы Ростовта —198 мең, Санкт-Петербургта — 192 мең, Екатеринбургта 186 мең сум. Ә менә Ырынбурда яшәүчеләр аена 138 мең сум да җитәр иде  саный.   

Фото: sro-on-line.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: