Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
30 ноябрь 2021, 15:11

Ханбикәнең туган көне

Сөембикә –  ханбикә.

Ханбикәнең туган көне
Ханбикәнең туган көне

Сөембикә –  ханбикә.

 

Ноябрь ае да ахырына җитте. Бу ай тарих битләрендә безнең милли мохиткә кагылышлы зур серләре саклана. Әйтик, кичә Сөембикә-ханбикәнең туган көне булды. Моннан 505 ел элек, 1521 елның 29 ноябрендә, Бөек Казан ханлыгы Ханбикәсе (1549-1551) – Сөембикә (1516-1557) туган.

Сөембикә – Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе. Аның шәхесе белән бәйле күп риваятьләр бар. Татарның хәтерендә Сөембикә искиткеч чибәр һәм акыллы, зирәк хатын буларак саклана. Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикәнең фаҗигасе белән бәйле.

Сөембикәгә бәйле ун кызыклы факт тупланган.

  1. Сөембикә якынча 1516 елда Нугай Урдасының Йосыф морза гаиләсендә дөньяга килә. Алар турыдан-туры Идегәй токымына бәйле. Сөембикәнең төгәл туган җире билгеле түгел. Мамадыш районының Арташ авылы халкы ханбикәне безнең авыл кызы ди. Аның турында төрле имләү текстлары сакланган. Нугай Урдасы кабиләләренең Нократ елгасы тирәсенә килеп утыруы бик мөмкин.
  2. 1533 елда Мәскәү гаскәр җибәреп Казанны басып ала. Дәүләт белән хакимлек иткән Сафагәрәйгә чыгып китәргә туры килә. Казан тәхетенә Касыймнан Шаһгалинең бертуган энесе – Җангали килеп утыра. Җангалигә Йосыф морзаның иң матур һәм зирәк кызы Сөембикәне хатынлыкка бирәләр. Тарих буенча аңа нибары 12 яшь була. Сафагәрәй 1535 елда абыйсы Сәхипгәрәй ярдәме белән Казанга кире кайта һәм хакимлек итә башлый. Җангали бәрелешләр вакытында үтерелә. Сафагәрәй Сөембикәне хатынлыкка ала. Ханның башка хатыннары да була, ләкин Сөембикәне ныграк яраткан, диләр.
  3. Сөембикә беренче иреннән тол калганда йөкле була. Аның Җангалидән кызы туа. Кыз баланың исеме мәгълүм түгел. Сөембикәнең кызы бераз үскәч, Шаһгали аны кызлыкка бирүен үтенә, чөнки үзенең балалары булмый. Кыз Касыймга китә. Вакыт узгач, 1552 елда Кырым ханы Аккүбәкнең улы Кайбула ханлыктан куып чыгарыла, Нугай Урдасына килеп эләгә һәм Мәскәү яклылар аны урыслар файдасына эшләргә кодалый башлый. Кайбула Мәскәүгә килә, аны Шаһгали карамагында үскән Сөембикәнең кызына өйләндерәләр. Аларның бишләп баласы туа. Аны тагын ике бояр кызына өйләндерәләр, ләкин алардан балалары булмый. Ике хатыны да 1605-1610 елларда монастырьдә монашка булып үләләр.
  4. Сафагәрәй хан 1549 елның мартында 39 яшендә үлә. Казан ханлыгы белән идарә итү 3-4 яшьлек Үтәмешгәрәйгә кала. Чынында идарә эшләрен Сөембикә алып барган.
  5. 1550 елда Мәскәү Казанга һөҗүм итә һәм җиңә, ханлыкның тау ягы дошманга кала. Урыслар Зөя каласын кора башлый. Гаскәр туплау өчен әзерлек эшләрен җәелдерәләр, утрауга кораллар, азык-төлек китерелә. Казанга ультиматумнар куела. Урыслар, сугыш булмасын өчен Сөембикәне бирегез, диләр. 1551 елның 11 августында Сөембикә мәңгегә Казан белән хушлаша. Аны улы белән башта Зөягә алып китәләр, аннары Мәскәүгә озаталар. Мәскәүгә Сөембикә китапханәсен дә алып китәләр. Ул эзсез югала. Тарихчылар фикеренчә, аны Явыз Иван кушуы белән Мәскәү Кирмәнендәге җир астындагы мәгарәгә яшерәләр.
  6. 1552 елны Явыз Иван Казанны яулаган чагында Сөембикә Мәскәүдә, зинданда тоткын булып ята. Аны бер ел үткәч, 1553 елда Шаһгалигә кияүгә бирәләр.
  7. Сөембикәне Мәскәүгә алып киткәч, әтисе Йосыф мирза Явыз Иванга: “Зинһар, кызым белән улымны бир” дип үгетләп хат яза. Мәскәү башлыгы аңа: “Кызың яхшы шартларда яши, аны Шаһгалигә кияүгә бирдек, ул үзен бәхетле тоя” дип җавап бирә. Йосыф мирзага, Сөембикәнең борынын, колакларын кискәннәр, дип хәбәр итәләр. 1555 елда Йосыф мирза һәм Мәскәүгә сатылган бертуган энесе Исмәгыйль мирза гаскәрләре арасында канлы бәрелеш була. Йосыф мирза үтерелә.
  8. Сөембикә чукынудан баш тарткан. Татар ханбикәсе 1556-1557 елларда үлә. Аның кабер ташы сакланмаган. Касыйм шәһәрендәге ханнар төрбәсендә берничә кабер бар, шуларның берсе – Шаһгалинең атасы Данияр. Бер кабер ташында “Бүләк Шатбикәм” дип язылган. Татар галимнәре биредә Сөембикә җирләнгән дип фаразлый. Ташта 37 яшендә вафат булган диелгән. Бүтән мәгълүмат юк.
  9. Сөембикә белән Сафагәрәй улы Үтәмешгәрәйне дүрт яшендә әнисеннән аералар һәм көчләп чукындыралар. Ул Александр исеме белән патша сараенда яши. Егерме яше дә тулыр-тулмас кинәт Мәскәү кремлендәге монастырьдә үлә. Татар баласы Александр Григориевич исеме белән җирләнә. Аның кабере Явыз Иван, Семен Касаевич исеме белән җирләнгән Ядегәр хан янәшәсендә.
  10. Казанда ханбикә исеме белән ике истәлекле урын бар. Аның берсе – Казан кирмәнендәге Сөембикә манарасы булса, икенчесе – Сөембикә бакчасы. Татар тарихчылары мәгълүматларына караганда, бакча Урта Кабан буенда, хәзерге Әрхәрәй дачасыурнашкан җирдә булган. Сөембикә бөтен туган-тумачасы белән җәй көннәрендә монда ял иткән. Урыс архитекторлары, тарихчы Нияз Халит Сөембикә манарасы 1711-1720 елларда салынган, ди. Тарихчы Марсель Әхмәтҗанов моны исбатлаучы документ юк дип әйтә. Казанда салынган барлык манарларга да документ бар, ә Сөембикә манарасына табылмаган. Сөембикәнең “Хан каберенә кордырдым манара” дигән язуы билгеле. Шуңа таянып, аны Сафагәрәй каберенә корылган манара дигән фараз да бар.
Ханбикәнең туган көне
Ханбикәнең туган көне
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: