Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
27 ноябрь 2021, 22:23

Ана булу – хезмәт ул!

Ягъни "яжемать"лар турында бер фикер.

Ана булу – хезмәт ул!
Ана булу – хезмәт ул!

“Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда!” дип язган шагыйрь.

Нинди матур сүзләр, нинди тирән эчтәлек?! Берничә шигъри юл белән Һади Такташ аналарны буй җитмәс биеклеккә күтәргән. Ә бүгенге заманга эләксә һәм “мин бит ана!” дип, кеше башыннан үтәргә әзер торган балалы хатыннарны күрсә, нәрсә дияр иде икән шагыйрь?

Кызганычка каршы, торган саен ана роленең мәгънәсен үзгәртә баралар. Күпләр, бик күпләр аның чын асылын, гомумән, аңламый шикелле. Әйтерсең лә чалыш көзгедә чалшайган чагылыш кына калып бара...

Сүзем “яжемать”лар турында. Урыс телендә кулланышка кереп бетеп барган мыскыллаучы сүз бу. Аны әледән-әле лаеклы һәм лаексыз рәвештә кимсетү, түбәнсетү максатында бала үстерүче аналарга “чәпиләр”. Ә барысына да хәзерге заманның “алгы карашлы”  яшь әниләре гаепле. Бала тудырдың да ана булдың, пианино сатып алдың да пианист булдың дигән сүз юк шул. Ә алар фикеренчә нәкъ шулай. Бала табу – җәмгыятьтә аерым статуска күтәрә һәм бала тудыру йортына кереп чыккач (дөресрәге көмәне сизелә башлагач уктыр әле), аларга барысы да рөхсәт ителә башлый дип уйлыйлар.

“Яжемать”лар ана булуын тормышта кызыл әләм итеп югары күтәреп атлый. Аларга барысы да тиеш! Беренче чиратта, ире тиеш. Үзен чын ир-егет дип санаган әти кеше баласын (аның белән бергә аның анасын да) тәэмин итәргә тиеш! Бала аңа дип табылган бит.

“Бала тапсам, ирем миңа машина алам дип вәгъдә итте. Әмма сүзендә тормады. Имеш, акчасы юк. Әйтерсең, 9 ай эчендә җыеп булмый?! Мин аңа кибеттән нәрсәдер бүләк итмәдем, ә малай бүләк иттем бит! Алып-биреп талаштык. Тотым да иремә үч итеп, ЗАГСка барып, улыбызга Мерседес дип исем куштым. Иремә әйттем: “Машина алып биргәч, исемен алыштырырмын”, – дидем. Менә, ниһаять, акча җыйды ул. Тик машина сатып алганчы Мерсикның исемен Макска алыштырырга куша. Ә мин ул исемгә ияләндем инде... Хәзер аптырап йөрим. Машинадан баш тартырга микән?..” – дип яза берәү Яшь аналар чатында.

“Гаилә һәм бала хакына укудан, карьерадан һ.б. баш тарттым” дип уфтанучылар да нәкъ менә “яжемать”лар сафыннан. Чынлыкта аларның күбесе моңа омтылмаган да...

Шулай ук мондый әниләргә дәүләт тиеш! Күпбалалы ана булса аеруча нык тиеш. Ташламалар, матди ярдәмнәр хакында алар беренче булып беләләр. Хәтта закон буенча эләкмәсә дә даулап йөрергә вакыт жәлләмиләр.

Тирә-яктагыларның исә адым саен тиеш икәнен әйтеп торасы юктыр инде. Транспортта урын бирергә дә, кибетләрдә чиратсыз үткәрергә дә, бала табу кебек батырлыкка барган үзенә һәм аның “иң-иң” нарасыена чиксез сокланырга да тиешләр. Андый “тиеш”ләр хәтта абсурдка кадәр барып җитә. Бервакыт автобуста шундый күренешнең шаһиты булырга туры килде. Галле тукталышында шакмаклы зур сумкалар күтәргән урта яшьләрдәге хатын керде дә мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен махсус урынга җайлап басты. Аның артыннан бала коляскасы белән яшь ана керде һәм теге хатынның күчүен сорады, гәрчә коляскага урын бар иде... “Ни өчен мин күчәргә тиеш әле?” – дигәнгә каршы яшь ана:

“Ул – инвалидлар урыны. Миндә дә коляска, минем балам да әле атлап йөрми. Мин инвалидлардан нәрсәм белән аерылам?” – дип әйтеп салды.

Йөрәкләр өшеп китте. Автобустагылар күп булса өч айлык балага карап: “Әниеңнең әйткәне Аллаһның “Амин!” дигән чагына туры килмәсен”, – дип әйтеп куйгандыр.

Билгеле, анасы гади булмагач, баласы да гади була алмый инде. Ул – икенче төрле. Туганда ук иң чибәр, иң талантлы, иң сәләтле, иң оста... Кыскасы, гади ана булсагыз, сезнең андый бала күргәнегез юк! Хәер, бардыр. Берәр җирдә тәрбиясез, әйткәнне ишетми акыра-дулый-кычкыра торган, аяк тибеп нидер таләп итеп торган бала күрсәгез, шул “яжемать”ларның феберже күкәе урынына “үчтеки”ләп үстергән бәпчеге шул була инде. Тик алар аны башкача күрә. Әлбәттә, аю да аппагым, керпе дә йомшагым ди. Тик монда сүз башка нәрсә хакында.

Гади генә мисал. Улымны балалар бакчасына йөртә башлаганда ата-аналар комитеты гәршүк алырга тиеш булды. Хәзер һәр мәсьәлә ватсаптагы чатта хәл ителә бит инде. Китте шунда фикер алышу. Нинди гәршүк яхшырак? Табиблар ниндине киңәш итә? Малайларга нинди кирәк тә кызларга ниндие яхшырак? Төсе нинди булсын: зәңгәрсумы, алмы, “сиңа да, миңа да түгел” дип яшелне сайларгамы? Кыскасы, икенче баламның гәршүктән торыр вакыты җитеп килсә дә, мин бу “сантехника” турында берни дә белмим икән дигән нәтиҗә ясадым. Ә иң кызыгы: балаларның барысына да бер төрле гәршүк алырга килешсәк тә, әниләрнең берсе риза булмады. Чөнки аның баласы өйдә атка атланып утыра торганына гына йөреп өйрәнгән булып чыкты... Ярый соңгы сүзне тәрбияче әйтте: “Көненә биш тапкыр 25 баладан гәршүк сайлатып торыр хәлем юк. Бер төрле булсын!” – диде. 

Башкалар белән бер төрле гәршүккә йөрсә дә, теге бәпчекнең шөгыльләнер өчен каләм-дәфтәре дә, пластилин һәм буяулары да башкаларныкы кебек булмады. Хәтта туган көненә бүләге дә башкалардан аерылып тора аның.  Тәрбияче дә арыгандыр – алай ярамый дими. “Яжемать”ны җиңүгә караганда җил тегермәне белән көрәшү нәтиҗәлерәк.

Һәм Аллам сакласын аның баласына сүз әйтүдән! Күкрет кебек кабынып китәчәкләр. Чит бала бәпчегенең уенчыгын гына алса да, сугып җибәрергә күп сорамас. Шуңа өстәп баланың әти-әнисенә дә ярыйсы эләгәчәк. “Баланы ничек тәрбияләргә?” дигән темага лекция тыңлап кына калсалар, җиңел котылдылар дигән сүз.

Үсә төшкәч тә ул балага мөнәсәбәт башкача була. Әнисе тарафыннан аңа барысы да рөхсәт ителә, чөнки чит ил үрнәгендәге супертәрбия методикасы шулай өйрәтә. Аның бәпчеге – җир көпчәге! Ул “кеше фикере” кебек искелектән азат булып, ирекле үсәргә тиеш. Әби-бабайлардан калган тәрбия кануннарының исә кирәге юк. Ни өчен башкалар кебек булырга? Ул аерылып тора бит! Кибеттә акырасы килә икән – акырсын! Аяк тибеп сорый икән – алсын! Каршыда торган кешенең киеменә пычрак чәчә икән – чәчсен! Бала бит ул, аңламый әле, имеш. Хәер, аңлый башлагач та, беркайчан да аның баласы гаепле булмаячак.

Кагыйдә буларак “бар булмышын балага багышлаган” мондый аналар нибары үзләренең тормышка ашмаган хыялларын балаларында тормышка ашырырга тырыша. Телиме-теләмиме аны төрле кастингларга, секцияләргә, түгәрәкләргә сөйрәп йөртә. Килеп чыкса – бер хәл, ә килеп чыкмаса булдыксыз педагоглар гына гаепле булачак һәм “үзенә тиешлесен” алачак. “Яжемать” – бөтен өлкәдә дә югары белемле белгеч. Баланы ничек дәваларга, ничек укытырга, ничек өйрәтергә кирәклеген ул гына белә.

Җәмгыятьтә шактый зур проблема тудыручы мондый затларның барлыкка килүен психологлар берничә факторга бәйли.

Беренчедән, җәмгыятьтә гомум мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләр югала.

Икенчедән, дәүләтнең демографик хәлне яхшырту максатында күп балалы гаиләләргә өстәмәләр бирүе һәм ташламалар ясавы социаль яктан җаваплы ата-аналарның азаюына китерә. Баланы акча чыганагы итеп күрүчеләр арта.  

Һәм, өченчедән, интернет киңлекләрендә чын рухи кыйммәтләрне гаилә һәм бала турында ялган кыйммәтләр белән алмаштыру бара. Ә фильтр юк. Һәм иң җитди проблема чыганагы  әнә шул соңгы пункттыр... Чөнки “Бәпкәччәем” диюче аналар башка чорларда да булган инде ул. Әмма аларга карап кына барлык балалы хатын-кызлар турында фикер үзгәрмәгән. Ә бүгенге көндә аналарны кимсетү геометрик прогрессиядә үсә. “Мин бала таптым, мине барысы да мактарга һәм күкләргә чөяргә тиеш” дип уйлаучылар Ана кешегә карата нәфрәт хисе уята. Һәм бу – коточкыч! Анага карата хөрмәт булмаган җәмгыятьне нинди киләчәк көткәнен уйлавы да куркыныч...

Ана булу – зур бәхет, сүз дә юк. Әмма шуның өстенә, балага рухи кыйммәтләрне сала белүче, үзаллы һәм тәрбияле шәхес үстерүче акыллы һәм адекват ана булу – зур хезмәт тә бит ул. Шуны онытмасын иде яшь аналар. Һәм шагыйрьләр мәдхия җырлаган бөек исемне лаеклы рәвештә йөртә белсеннәр иде.

Эльмира Ибраһимова.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: