Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
26 ноябрь 2021, 09:33

Кая китә бу агачлар?

Читкә озатмаска иде дә бит...

professionali.ru
professionali.ru

Бизнес, төзелеш материалларына хакларны йөгәнләү өчен, агач чималын чит илләргә сатуга чикләүләр кертергә тәкъдим итә. Русиянең мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе хөкүмәткә шундый тәкъдим белән чыкмакчы.

Чынлап та, быел төзелеш материалларына бәяләр артты. “Бүген агач хакы, 2021 елның гыйнвары белән чагыштырганда, 25-30 процентка югарырак. Ә шәхси йортлар бәясе 1,5 тапкырга кыйммәтләнде”, – ди Федерация Советының Аграр һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Татьяна Гигель.

Экспертлар әйтүенчә, Ассоциация тәкъдиме фанера һәм башка агач материаллары дефицитын киметергә ярдәм итәчәк, әлбәттә. Әмма бу чималны чит илгә озатуның “соры юллары“ барлыкка килүгә китермәсме, ди алар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: