Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
25 ноябрь 2021, 11:56

Шахталарга төшәләр дә...

Иң куркыныч һөнәрләрнең берсе...

Шахталарга төшәләр дә...
Шахталарга төшәләр дә...

Иң куркыныч һөнәрләрнең берсе...

 

Кузбасстагы "Листвяжная" шахтасында авария. Нәтиҗәдә бер кеше үлгән.

"Кузбассның шахтерлар сәламәтлеген саклау клиника үзәгенә 43 зыян күргән шахтерны китерделәр. Аларның икесе авыр хәлдә, 41 кеше уртача һәм җиңелчә зыян күргән, 1 кеше һәлак булды", - дип хәбәр итәләр Төбәк һәлакәтләр медицина үзәгеннән.

Шахта администрациясе белдерүенчә, янгын чыкканда шахтада 285 кеше булган. Аларның 236сын эвакуацияләгәннәр. Калган 49 кешенең кайда булуы билгесез булып, алар бу вакытта өскә күтәрелгәннәрдер, дигән фаразлар була.

Белов шәһәренең ашыгыч ярдәм үзәгендә биш кешенең авыр хәлдә булуын  әйтәләр, уртача авырлыкта зыян күргән 36 шахтер госпитальгә урнаштырылган.

Бәла туган урында РФ Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең хәрбиләштерелгән тау коткару хезмәтенең 11 бүлекчәсе эшли. Якынын югалтучыларның кайгысын уртаклашабыз.

Шахталарга төшәләр дә...
Шахталарга төшәләр дә...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: