Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
24 ноябрь 2021, 10:35

Пенсионерка дистәләрчә кешене бәхетле иткән

Нишләгән соң ул?

Пенсионерка дистәләрчә кешене бәхетле иткән
Пенсионерка дистәләрчә кешене бәхетле иткән

Урысларда “Кто на что горазд” дигән әйтем бар. Бу мәгълүматны язарга уйлагач, келт итеп шул сүз искә төште. Ул Башкортстанда яшәүче 63 яшьлек пенсионеркага да карый. Ханым кешеләргә водитель таныклыгы алырга булышкан. Шунысы аяныч – законсыз  юл белән. Хәзер аңа барлык эшчәнлеге  өчен җавап бирергә туры киләчәк.

     1,5 ел дәвамында Октябрьский шәһәрендә яшәүче пенсионерка булачак шоферларга медицина тикшерүе үтү турында белешмә саткан. Ул белешмәләр права алу, ерак себердә эшләү мөмкинлеге  өчен нигез булып торган. Барлык белешмәләр дә ялган булган, һәрберсе өчен ханым 500 сумнан алып 2 мең сумга кадәр акча алган.

    Судта барлыгы 30га якын белешмә сату факты турында исбат ителгән. Пенсионер ханым гаебен таныган, аның  1,5 елга иреге чикләнгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: