Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
24 ноябрь 2021, 11:20

“Балалар суык корпуста укырга мәҗбүр...”

Студент кызның әнисе республика башлыгына мөрәҗәгать иткән.

https://news102.ru/world/ochen-prosim-mama-iz-ufy-obratilas-k-habirovu/ “Балалар суык корпуста укырга мәҗбүр...”
“Балалар суык корпуста укырга мәҗбүр...”https://news102.ru/world/ochen-prosim-mama-iz-ufy-obratilas-k-habirovu/

     Уфада яшәүче бер ханым – колледжда  укыган кызның әнисе – республика Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән – кызы укыган уку йортына җылылык бирүдә ярдәм сораган.

     “Мин - Уфа күп профильле һөнәри колледж студенткасының әнисе, - дип язган Татьяна Какова. – Кызым көндезге бүлектә укый. Ул һәм башка яшьләр Уфаның Малошелководная, 3 адресы буенча урнашкан  корпуста  көне буена укыйлар. Инде ноябрь азагы җитте, ә һаман җылы бирмиләр – безнең балалар курткалар киеп укыйлар. Укытучылар 100% барыгыз да укырга килергә тиеш дисәләр дә, группаның яртысы да юк – балалар чирли. Ярдәм итүегезне сорыйм. Менә безнең балалар ничек укый” дигән әни кеше һәм шушы хәлне исбатлаган фотолар да урнаштырган.

Фото чыганак: 

https://news102.ru/world/ochen-prosim-mama-iz-ufy-obratilas-k-habirovu/

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: