Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
23 ноябрь 2021, 12:02

Яшь гомерләр

Башкаларга сабак булырмы?

Яшь гомерләр
Яшь гомерләр

Башкаларга сабак булырмы?

 

  Казанда агуланып, дәваханәгә  эләккән  җиде студент өйләренә кайтты. Аларның  сәламәтлек хәле инде борчу тудырмый, йорт шартларында дәвалануны дәвам итәчәкләр.

Хәлләре уртача һәм авыр дип бәяләнгән тагын дүрт яшь кеше токсикологлар күзәтүе астында дәваханәдә кала.

Берничә көн алдарак,  19 кешедән торган компаниянең Казан янында урнашкан бистәдә бер егетнең туган көнен бәйрәм итәргә җыелуын хәбәр иткән идек. Башта метанол белән агуланып, дәваханәгә 13 кеше китерелгән, аннары аларның саны 15кә кадәр арткан иде.

Аларның унысы, шул исәптән туган көнен билгеләүче егет Башкортстаннан булган. Тикшерү версиясе буенча, яшьләр бәйрәм алдыннан сатып алган суррогат хәмер белән түгел, ә «незамерзайка» белән агуланган. Соңрак БДМУның 20 яшьлек студенткасы вафат булды. Бәйрәм нәтиҗәсе коточкыч булып чыкты!

Фото: Вести Татарстан.

Яшь гомерләр
Яшь гомерләр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: