«Русия ветераннары» оешмасы рэпер Алишер Моргенштернның Мәскәүдә 26 ноябрьгә планлаштырылган концертын үткәрмәүне таләп итте. Бу хакта News.ru хәбәр итә.
Оешма вәкилләре Мәскәү мэры Сергей Собянинга, башкала прокуроры Денис Поповка, Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына, шулай ук Роспотребнадзорның Мәскәү идарәсе башлыгы Елена Андреевага мөрәҗәгать итте. Алар Моргенштернның Gipsy клубында планлаштырылган концерты законлымы, шуны тикшерүне үтенгәннәр.
«Русия ветераннары» җитәкчесе, 42 яшьлек Илдар Рәҗәпов “Gipsy”ны «җәнҗаллы төнге клуб» дип атады, ул «традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне, шулай ук коронавирус чикләүләрен пропагандалау өлкәсендә закон бозулар белән билгеле», - диде.
Элегрәк ноябрь аенда Русия Тикшерү комитетының Моргенштерн иҗатын янәдән өйрәнәчәге билгеле булды.
Сентябрь аенда рэперның дошманнары аның концертын Казанда үткәрмәскә чакырган иделәр.