Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 ноябрь 2021, 13:54

Их, кызлар...

Яшьләрне югалтабыз!

Их, кызлар...
Их, кызлар...

 

Яшьләрне югалтабыз!

 

Казанда метанол белән агуланган яшьләр турында бер-бер артлы начар хәбәрләр килә. Башкортстаннан барып укып йөргән кызның сукыр каласын хәбәр иттеләр. Ул түгел, Казан дәваханәсендә бүген иртән икенче туташның җан тәслим кылуы мәгълүм булды!

 Иптәшләре белән метанол эчеп агуланган яшь организм бу афәткә каршы тора алмаган. Алмас та иде, кызганычка каршы, чөнки метанол – агу!

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Туташ бик авыр хәлдә булган, ул комага киткән. Табиблар аның гомере өчен ничек кенә көрәшсә дә, ярдәм итә алмаганнар – бүген иртән аның йөрәге тибүдән туктаган. Якыннарына Ходай сабырлык бирсен. Тагын 3 студент реанимациядә... Зыян күрүчеләр, җәмгысе, 15 студент, дип хәбәр ителде.

Элек, студентлар арасында хәмер куллануга каршы зур тәрбия эше алып барыла иде. Беренчедән, студентлар тулай торакта тәрбиячеләр күзәтүе астында яшиләр иде, бу күпмедер дәрәҗәдә уңай нәтиҗә биргән. Эчеп, тузып йөргән өчен җәза каты булды – шешә табылган очракта, бүлмәдә кем эчә, кем эчми – артык вакланмый гына барысын да тулай торактан куып чыгаралар иде. Ул вакытта фатир арендалау, башка торак табу мөмкин түгелгә тиң иде... Уку йортыннан да куып чыгарарга күп сорамыйлар иде.

 Хәзер бары да үзгәрде... Иң аянычлысы, ни белән түлибез бу мәгънәсезлек өчен? Яшьләр, балалар гомере белән!   

Их, кызлар...
Их, кызлар...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: