Хокук саклаучылар белдерүенчә, шундый хәлгә тарыган очракта водительгә 200 сумнан алып 80 мең сумга кадәр штраф яный. Кыргый җанварларның барысы да сунарчылыкка караганлыктан, алар белән кеше катнашлыгында булган аяныч хәлләр табигатькә зыян салуга тиңләнә. Юлда төлке һәм бүре тапаткан очрата 200 - 300 сум күләмендә штраф салынса, поши өчен 80 мең сумга кадәр штраф салу каралган.
Җанвар Кызыл китапка кертелгәнме-юкмы, фәрман өчен артык зур аерма юк, чөнки дәүләткә зыян салынган. Физик һәм юридик хуҗалары булмаган барлык терлек-җанварлар дәүләтнеке булып санала. Юл-транспорт һәлакәтен ташлап качкан водительне бер елдан 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яный. Шуңа күрә экспертлар, шундый көтелмәгән хәлгә тарыган очракта, автомобильгә һәм җанварга зыян килүне теркәтү һәм урман сагы оешмасына мөрәҗәгать итү өчен, ЮХХДИ хезмәткәрләрен чакырырга киңәш итәләр.