Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
13 ноябрь 2021, 16:49

Руль артында исерек водитель!

Акыллы кеше эшеме бу?

Руль артында исерек водитель!
Руль артында исерек водитель!

Акыллы кеше эшеме бу?

 

Кичә Уфада зур күләмле ЮХХДИ рейды үтте: исерек шоферларны ачыклауга аерым игътибар бирелде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә Горбзор хәбәрчеләре дә юлга чыккан.

Патруль машиналары гадәттә көннең икенче яртысында рейдларга чыга. Шул ук вакытта инспекторлар өчен иң катлаулы эш якынча 22:00 сәгатьтән соң башлана – бу вакытта юлларда исерек килеш руль артына утыручылар пәйда була. Исерек килеш руль артында йөрүчеләр башка машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен дә куркыныч тудыра.

Рейд вакытында Затон бистәсендә бер исерек ир руль артында тоткарлана - ул 40 яшьлек шушында яшәүче кеше булып чыга: яшәү урыныннан ерак китә алмаган.

Шофер үзен исерек түгелмен дип бәхәсләшә.

"Мин ике сәгать элек бер шешә сыра гына эчтем", – дип белдергән ул.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре закон бозу фактын рәсмиләштергән.

Исерек килеш машина йөртү аның бердәнбер хокук бозу очрагы түгел икән - вакыты чыккан страховка белән арендаланган автомобильдә йөрүе дә ачыкланган. Машина йөртүче гаебен арендаторга салырга тырышса да, инспектор аңа машинаны кабул иткәндә полисны мөстәкыйль рәвештә тикшерергә тиеш булганлыгын аңлаткан.

Исерек хәлдә руль артына утырган уфлыга 30 мең сум штраф салынган һәм ул ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Шулай ук, страховкасы булмаган өчен, 800 сум түләргә тиеш булачак.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, агымдагы елның ун аенда руль артында исерек килеш 12970(!) кеше тоткарланган.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтелгәнчә, мондый машина йөртүчеләр үзләре өчен генә түгел, тоташ җәмгыятькә, гаепсез кешеләр гомеренә куркыныч тудыра.

"Ел башыннан республика территориясендә исерек килеш машина йөртүчеләр катнашлыгында 291 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 61 кеше һәлак булган һәм 300дән артык кеше җәрәхәтләнгән.

Дәүләт автоинспекциясе үткәргән анализ буенча, исерек шоферлар катнашлыгындагы аварияләр саны ялга каршы һәм ял көннәренә туры килә, – дип билгеләде республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең идарә хезмәткәре Линар Зиннуров.

 

 

 

Руль артында исерек водитель!
Руль артында исерек водитель!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: