+21 °С
Болытлы


Кайсыбер кешеләрнең сәер кыланышларына исең китәрлек. Менә тагын берәү аптыраткан: Уфада бер иркәй Салават Юлаевка куелган һәйкәлгә менеп атланган һәм кулларын селти-селти, сүгенә башлаган. Башкаланың Киров район суды ирне 1 мең сум штрафка тарттырган. Аны “Вак хулиганлык” маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.
Ир чыгышы белән Ярмәкәй районыннан, диләр. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр, бу тирәгә ял итәргә килүчеләр “атлы казак”ка кисәтүләр ясап караганнар, әмма ир, кем әйтмешли, “төкереп тә бирмәгән”.