Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 ноябрь 2021, 15:18

Сугыш елларының моңсу хатирәләре

Нимесләрне дә авылдашлар аңладылар кебек. (Дәвамы.)

Сугыш  елларының  моңсу хәтирәләре
Сугыш елларының моңсу хәтирәләре

Нимесләрне дә авылдашлар аңладылар кебек.

(Дәвамы.)

    Ә менә сугыш башланып, авылга моңа кадәр Ленинград тирәсендә яшәгән нимес гаиләләрен китереп тутыргач, алар  такта чардуганнарны гына түгел, хәтта борынгы милли татар бизәкләре белән эшләнгән зират коймаларын да урлап яктылар. Нимесләрне дә авылдашлар аңладылар кебек. Аларның маллары булмагач, безнең кебек тизәкне аяк белән басып ягар өчен  суккан кирпечләре дә юк. Авыл халкы төннәрен урман кисеп утын да урлый. Кайтып җитү белән утынны кисеп-ярып тиз генә  идән астына тутыралар. Мәгәр, урман каравылчысының базлар тентеп йөргәнен күргәнем-ишеткәнем булмады. Гәрчә басу каравылчыларының тентемәгән җирләре дә калмагандыр. Нимесләр исә урманга барырга да куркалар иде. Салкын өйләрдә өлкән яшьтәге нимес әбиләре-апаларының  үзләрен Русиягә игенчелекне күтәрер өчен чакырган Әби-патшаны каргап утырганнарын  ишеткәнем булгалады. Чөнки без, нимес малайларын чеп-чи татарларга әйләндереп, инде бергә уйнап йөри идек.

     Шул сәбәптәндер, хәзер Булат-рәиснең каберен беркем дә табарлык түгел. Урынын шәйләп кенә була. Ул – зиратның көньяк-көнчыгыш өлешендә Өченче мәчет янындарак  куелган. Каберне мәчет тирәсеннән эзләр идең,ул үзе өч мәчет арасыннан беренче булып дин тотучылардан “Безгә мәчет кирәкми, безгә культура учагы кирәк “ дигән тәкъдимгә “бер тавыштан”  көчләп кул күтәрттереп, башка бер  урында Нардом итеп өелде.  Безгә, сугыш алды малайларына, шәйләнер өчен  мәчетнең  нигезе генә торып калган иде. Архив материаллары белән танышсаң, эш болайрак торган.  1933 елның октябрендә 16 кешедән торган“Бугдан” (колхозның исеме шулай язылган) колхозы активы колхоз идарәсе рәисе Булатов кулы куелган гаризаны Чакмагыш Төбәк башкармасы президиумына җибәрәләр. Гаризаның нәтиҗәсе шуннан гыйбарәт: имеш, мәчет бинасы буш ята, бер кеше тарафыннан да кулланылмый. Гариза буенча 1934 елның 18 гыйнварында Башкарма комитетның секретаре Имакаев имзасы  белән Чакмагыштан Тозлыкуш авыл советына күрсәтмәле хат килеп төшә. Авыл советы район советы кушканнарны раслый. 1934 елның 9 апрелендә БашЦИК Президиумы да мөһерен куя. Димәк, мәчет әле Булат үлгәнче үк 1934 елда  ябыла. Ул гынамы. Булат үзе бу эшләрнең башында тора. Бу вакыйгалардан соң күп тә тормый ул үлә Һәм, ни хикмәттер, үзе үк җимертеп-сүттереп йөргән мәчет кырына җир куенына куела. Нәрсә бу, яхшы рәистән изге ясарга тырышумы,әллә инде Аллаһ йортын яптырганы өчен кәһар сугылуымы?  Соңгысыдыр яки “төкермә коега – суын эчәрсең” мәкаленең чираттагы тапкыр раска чыгуы. Шулай икән, мин егеткә бу хәлләрне ничек аңлатыйм? Алай да аны шушы урынга алып барып күрсәтеп йөрермен дип уйлыйм. Яшь күзгә нибары 24 ел гына халыкка иман нуры сибеп өлгергән мәчетнең нигезләре шәйләнмәс микән? Картәтәсе каберенең дә эзләре бөтенләйгә юкка чыктылар микәнни? Боларның берсе дә калмаган булса, Марсельнең әтисе Марс белән үзебезнең бергә үткәргән ач-ялангач, интегүле, шул ук вакытта гомергә онытылмаслык кызыклы да, кызганыч та хатирәләр турында озак-озак итеп сөйләрмен. Шуларның иң ачысы турында Марсельгә әтисе сөйләгәне булдымы икән?

Сугыштан соң да дәвам иткән ачлы-туклы тормышны бераз гына булса да җиңеләйтергә тырышудандыр инде, 1932 елгы өч үсмер егет –Марс (Булатның улы, Марсельнең әтисе), Мисбах, Фидан – төнлә амбар идәнен тишеп, өчесенә өч капчык ашлык урлаганда тотылып, ун ел яшьлек гомерләрен Енисей буендагы Красноярск төрмәсендә заяга үткәрәләр.  Явыз булмаган бу караклыкны кырыс еллар өчен түләү итеп кенә кабул итәрлек тә бит. Әмма власть аларны тибәрә. Ун ел җәзаны  көне-сәгате тулганчы утыргач кына иреккә чыгалар. Һәм... Өчесенең берсе дә авылга кире әйләнеп кайтмый. Димәк, Марс әтисенең гөнаһын Ходай-Тәгалә ярлыкаганчы ун ел буе иза чигә. Туган авылга,  илгә, милләткә хезмәт итәрлек гайрәтле гомерен кайдадыр Урта Азия якларында үткәрә. Ул авылга бер генә кайткан. Инде картаю ягына күчкән, бераз бөкрәя төшкән кеше малайлык дустыбыз Марс була бу. Пенсиягә чыгар алдыннан аңа колхоздагы эшләгән еллары өчен белешмә кирәккән. Бәхетенә, ул минем абыем Мәмдухның авыл советы рәисе булып эшләгән чагына туры килгән. Абыемның әйткәне булды, ул Марска үсмер чагындагы эшләгән  һәм тагын әле стажда исәпләнми торган яшьрәк чагындагы  хезмәтен дә кушып бик яхшы белешмә биргән. Бу нәрсә, Мәмдух абыем тарафыннан эшләнгән бозык эшме? Юк һәм юк! Сугыш вакытындагы  үсмерләрнең көче җитмәслек эшләрен тану билгесе генә. Аларның ул еллардагы хезмәте – ае елга торырлык стаж!

      Хәзер инде Марсельнең  үзе турында бер кәлимә сүз. Кыргызстанда туган бу баланы туган җирләргә ата-бабаларының каны һәм үзенең җаны тарткан. Ул югары белем алып, Дүртөйледә күренекле врач булып  хезмәт куя. Милләттәшләребез арасыннан хәләлен -  өлешенә төшкән көмешен тапкан. Улына һәм кызына югары белем алырга ярдәм иткән. Алар да Дүртөйледә көн күрәләр һәм хезмәт итәләр. Марсельнең Сыерышбашка кайтып бабасының каберен эзләвен холкындагы сокландыргыч бер сыйфаты, дип билгеләр идем мин. Димәк, олы йөрәкле, вөҗданлы кеше булып җитешкән.

Орденлы Рәмилә һәм аның энесе Риф

Рәмилә белән Рифнең әтиләре Ибраһим абый сугыш башларында ук һәлак була. Әниләре Тәгъзимә апа Кушнаренко Ямскоена чана шумаслык, арба тәгәрәмәслек, нәкъ чокырлар ярган чакта, мәгънәсез рәвештә симәнә артыннан җибәрелгән колхозчы хатын-кызлардан һәм үсмерләрдән торган кәрванның корбанына әйләнә. Ул  40 чакрым арадагы ничәмә чокырлар- елгаларда күкрәккә тикле бата-бата, йөзә-йөзә кайтып, көч-хәл белән симәнә орлыгын тапшыра да урын өстенә егыла һәм шуннан тора алмый якты дөнья белән хушлаша. Алты һәм өч яшьлек үксез ятимнәрнең язмышы кыл өстендә кала: йә балалар йортына, йә шәһәрдәге кардәшләренә уллыкка-кызлыкка китәчәк алар. Шулчак Тәгъзимә апаның әнисе Сания әби каһарманлыкка тиң адымын ясый – Асты урамдагы үзенең йорт-курасын калдырып, ишек алдын  да төзеп өлгерә алмый сугышка киткән киявенең йортына күчә. Өй ишеген ачтыңмы – 15- 20 метрларда гына коймаларсыз калган зират. Ил анасы бик яхшы аңлый: оныкларны исән-имин үстерер өчен ничек тә ындырда бәрәңге утыртырга, чалгы тотарлык көче булмаганга күрә урак белән печән урып булса да, сыердан язмаска. Һәм шулай эшли дә. Әмма ындырдагы бәрәңге дә, сыердан савылган сөт тә салымнар астында кала. Кич җиттеме, Сания әбине үзебезнең авылдан “сполнитель” (исполнитель сүзеннән) Әхмәй һәм МТС агенты Югары Аташ авылының Газиз исемле кешесе кәнсәләргә тарткалый башлыйлар. Берчак шулай Әхмәй, Сания әби карышканга, аның чәчләрен урап тотып ишеккә таба сөйри башлый. Картинәләре чырылдап кычкырганга Рәмилә белән Риф куркуларыннан сәке астына кереп качалар. Риф  калтырана, үзенең кечкенә йодрыгы ачып булмаслык дәрәҗәдә төйнәлгән килеш апасына пышылдый: “Үскәч, үтерәм мин аны!”

       Газиз дә явызлыкта  кимен куймый. Матур исеме җисеменә туры килми аның.  Өй борынча кереп, акча даулап йөргәндә, ни өчендер, ул һәрчак таяк белән була. Сания әбидә акча каян булсын инде. Балаларның авызларыннан өзеп язган берәр кадак майны Тозлыкуш базарында сата алса, акчасы ятимнәренә ике кием чабатага гына җитә. Ачуы кабарган Газиз таягы белән Сания әбинең башына суга, әби идәнгә егыла. Ә агент, берни булмагандай, күрше йортларга карап  чыгып китә.

       Еллар үтә. Балалар тернәкләнә бара. Картинәйнең  “Уф, алла”арбасын  ике яктан көчләреннән килгәнчә тартыша башлыйлар. Агач төпләрендәге калдык үләннәрне уралар, яшь яфраклардан себеркеләр бәйлиләр, салам ташыйлар, ягарга коры чыбык- чабык  юнәтәләр. Җәй башында кечкенә тәпиләре  белән басып тирес кирпече хәстәрлиләр.

        Сания әби төрле үләннәр җыеп, авылдашларын дәвалый. Шагыйрәнә кеше үзенә-үзе бәет  яза, борынгы “Шәмшәриф”ләрне үзе чыгарган сүзләр белән көйләп-җырлап, балаларын  халкыбызның моң дәрьясына алып керә:

 Казаннардан килгән яшел курай –

 Яшел күлмәк кигән кыз уйный;

Үзе лә уйный, үзе елый,

Аның күңелләре ни уйлый?

      Картинәйнең хезмәт һәм әхлак  мәктәбен үткән ятимнәр эштә дә, ялда да актив тормыш позициясен сайладылар. Рәмилә дә, Риф тә дистә еллар буе алдынгы хезмәткәрләр булдылар. Илгә, халыкка хезмәт итәләр. Рәмилә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Почет билгесе ордены белән бүләкләнде. Ә җәмәгатьчелек эшенә килсәк, лаеклы ялга чыккач та, аның тукталганы юк. Киресенчә. Әйтик, Риф хатыны Фәрәһия белән халык исемен йөрткән атаклы “Ахирәтләр” ансамбленең алыштыргысыз әгъзалары. Авылның гына түгел, бөтен  Чакмагыш районының бизәге алар. Рәмилә дә, Сыерышбашта гына түгел, үзе тормыш көткән күршедәге Имәнлекул авылында уздырыла торган мәдәни чараларның да  уртасында кайный.                                                     

Өчесе дә – Рәмилә, Риф, Фәрәһия милләт алдындагы казанышлары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Нинди бәхет, башкаларның балалары авылдагы мәктәпне тәмамлау белән шәһәргә карап чыгып киткәндә, Риф белән Фәрәһиянең улы Айдар һәм кызы Гөлназ гаилә корып авылда көн күрәләр. Ничек итеп әле! Һәркайсы – улы да, кияве  Ринат та, Себердә эшләп, хәләл акча тупладылар һәм клуб кадәрле диярлек йортлар тергезделәр. Хәзер Айдар абзинәсе Рәмиләнең ярдәме белән умартачы һөнәрен үзләштерергә тотынды. Авылда физик көч таләп иткән эшләрнең бетәсе юк ул. Әйтик, бәрәңге утыртканда яисә аны алганда каршыда гына яшәгән ул белән килен, ерактанрак кияү белән кыз килеп тә җитәләр. Авыр эш Риф белән Фәрәһиянең кулына да тими кала.

         Үсеп җиткәч, Рәмилә Газизне очрата. Кызның йөрәге читлегеннән чыгардай булып тибә. Дәшәргә теле бәйләнә. Тик шулай да нәфрәтен җиткерә ул: “Син, фашист, әле һаман исән мени!?”

Риф көч иясенә әйләнгән елларында Әхмәй черәнҗегән карт була инде. Үчен кайтарам дисә, бик җайлы. Әмма картинәсенең вәгазьләре  уңдырышлы туфракка төшкән орлыклар шикелле Рифнең күңелендә мәңгелеккә тамыр җәйгәннәр: кеше гомеренең башы да, ахыры да тик Ходай Тәгалә кулында. Риф хәзер мәчет юлында.

       Рәмилә һәм Рифләр белән очрашканда уртак сүзләребезнең  бетәсе  юк. Әмма әйләнәбез-тулганабыз да, шул сугыш ләгънәте аркасында ятим калып күргән авырлыкларны барлый башлыйбыз. Әңгәмә азагында ясаласы  нәтиҗә дә күптән инде барыбызга да билгеле: еллар имин булсын, киләчәк буыннар ачлык-ялангачлыкны, ятимлекне күрмәсеннәр.

Касыйм Йосыпов, икътисад фәннәре профессоры, Русиянең,                                             Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Чакмагыш районы, Сыерышбаш авылы.

 

Бу фотосурәттә узган гасырның утызынчы еллары азагында "Богдан" колхозының абруйлы кешеләреннән бер төркем. Рәсемдәге тугыз ир-егетнең алтысы сугышта һәлак була.
Бу фотосурәттә узган гасырның утызынчы еллары азагында "Богдан" колхозының абруйлы кешеләреннән бер төркем. Рәсемдәге тугыз ир-егетнең алтысы сугышта һәлак була.
Читайте нас: