Уйланырга урын бар
11 ноябрь 2021, 09:53

Сугыш елларының моңсу хәтирәләре

Бөек Җиңүгә – 76 ел!

Сугыш  елларының  моңсу хәтирәләреСугыш  елларының  моңсу хәтирәләре
Сугыш елларының моңсу хәтирәләре

Бөек Җиңүгә – 76 ел!

2021 елның 5 маенда без Сыерышбаш мәдәният йортында сугыш елларының ятим балаларына багышланган “Моңаймас та иде, һай, бу бала...” дигән тантаналы-моңсу кичә уздырдык. Дөрес, ул 2020 елның 9 маенда  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына тәңгәл китереп үткәрелергә тиеш иде. Әмма пандемия зәхмәте аркасында кичектерелә килде. Кичәнең форматы яңача иде. Бөек Җиңүдән соң 76 ел буе хаклы рәвештә без исән кайткан сугыш ветераннарын хөрмәтлибез. Хәзер инде алар да авылларда берәмләп кенә санарлык. Туган авылым Сыерышбашта бердәнбер сугыш ветераны Миръат абый Локманов каты авырып урын өстендә ята.Шул ук вакытта, яшермик, сугышта үлеп калганнарга, аларның балаларына игътибар җитмәде. Сүз һәйкәлләр турында гына бармый.

Сугышта башларын салганнарның балалары нинди авырлыклар күреп үстеләр, ничек илгә кирәкле кешеләр булып өлгерделәр? Безне шушы сораулар бик борчый. Кичәне үткәрү инициаторлары 6 кешедән торды: Мөзәйянә апа Әминева, Хәүлә Мамлиева, Рәмилә Шәрипова, Фәрәһия һәм Риф Мусиннар. Минем “Сыерышбаш хикмәтләре” (Нефтекама, 2001) дигән китабымда XX  гасыр уртасында авылның төбәкләре, 245 йортның хуҗалары һәркайсы исемләп күрсәтелгән иде. Шуның файдасы бик зур булды. Уңган ярдәмчеләрем шушы йортларның һәркайсын анализладылар, исәннәр белән элемтәгә керделәр. Нәтиҗәдә 15  биттән торган зур таблица төзелде, күптөрле юнәлешләрдә мәгълүмат тупланды: авылдан сугышка киткәннәр, үлеп калганнар, исән кайтканнар, аларның 1932 елның 1 гыйнварыннан алып 1945 елның 3 сентябре арасында туган балалары һәм шул исәптән сугыш елларының ятим балалары. 1931 елда туганнар һәм өлкәнрәкләр исемлеккә кертелмәделәр, чөнки  алар тыл хезмәтчәннәре булып исәпләнәләр һәм кайбер ташламалар алалар. Ятимнәр кичәнең үзәгендә булдылар. Кичә барышында алар Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы- Корылтай депутатларының, районнар җитәкчеләренең матди бүләкләрен әтиләре рухлары исеменнән язылган соңгы хат белән бергә алдылар. Сыерышбашта андыйлар 146 кеше булып, 2021 елның май башына шуларның 45 исән, шул исәптән 9 ир кеше, 36 хатын-кыз. Аларның да инде  яртысы урын өстендә ята.

Минем әткәй шушымы?

 Чара башланыр алдыннан  сугыш еллары балаларының үзара күрешү-очрашуыннан, көлешүләрдән, күз яшьләреннән мәдәният йортының фойесы туктаусыз гүләп торды. Шулчак минем каршыма үземнең китабымны тотып, бер чал чәчле ир килеп басты да, китапның 251 нче битендә узган гасырның утызынчы еллары азагында төшерелгән “Богдан” колхозының активы фотосындагы  кешеләрнең берсенә күрсәтеп, соравын бирде:

  • Касыйм абый, минем әткәй шушы буламы?

– Туганкаем, син үзең кем буласың соң?

 – Мин – Фирзан Сәлихов...

      Ярабби, бу бит Шәрип абыйның авыр сугыш елларында ачлыктын интеккән биш баласының иң кечесе. Соңгы мәртәбә мин аны моннан 70 еллардан артыграк элек казан эчендә утырган килеш, кичә пешергән яшь арыш боткасының касмагын кырып ашап торга чагында күргән идем. Күрү дигәне дә сәер, казан эченнән аның баш түбәсе генә күренә иде. Ул чакта Фирзанга  күп булса, өч яшьләр булгандыр. Малай шулчаклы талчыккан, ябык, хәтта  күрше-күлән, шаярып, аның авырлыгын килолап түгел – кадаклап кына әйтәләр иде. Мин Фирзанга фотодагы кешенең, чынлап та, аның әтисе икәнлеген  әйттем. Ир-егет шатлыгын эченә генә яшереп тора алмас хәлдән елмаеп җибәрде. Әткәй белән беренче очрашу шушылай гадәти булмаган рәвешле дә була микәнни дип уйлап кына өлгердем. Шулчак Фирзанның күзләреннән мөлдерәп яшьләре тамды. Кем аңламас, аның “Әттә”-“Әннә” дияргә теле ачылган чагында Шәрип абыйның инде яу кырында гомере киселгән  була. Ә әнисе, Хәернисаттәй көне-төне колхоз эшендә. Бу мизгелдәге Фирзанның халәтеннән үзем дә тетрәндем. Тирә-якта җыелганнар безнең елап  торуыбызга аптырамадылар да. Чөнки  кичәдә очрашканнарның хисләренә тәңгәл иде  бу хәл.

Фирзан тантаналы-моңсу кичәгә килгән сугыш еллары ятим балаларының иң яше булып чыкты – аңа “нибары” – 76.  Чөнки  килә алганнарның күпчелеге сиксәнне узган инде. Бу кичәдә үзем, шулай дип әйтергә урынлы булса, төп докладчы булдым. Сугыш еллары ятим балаларының  ул вакытта һәрберебез кичергән авырлыклар, әткәйләрне югалтудан килгән кайгы-хәсрәт, әнкәйләрнең авылдагы авыр хезмәте, салымнан интегүләре, ятимнәрнең бу тормышта ничек югалып калмыйча чын кешеләр булып үсүебез хакында сөйләдем. Бүген дә дәүләтнең үзебезгә карата булган битарафлыгын  тәнкыйтьләдем. Сәхнәгә Фирзанны һәм аның апасы Фәгыйләне, үксез ятимнәр булмасалар да, сугыш вакытында әтисез-әнисез калганнар белән бергә күтәрдем. Чөнки әниләре  карамагында аяксыздан-артсыз, дигәндәй,  биш бала. Шуларның иң олысы Тимерҗан -  минем яшьтәшем. Безнең  аерма шунда гына –  үзем гаиләдә иң кече бала буларак, миңа чак-чак кына иркәләнергә дә рөхсәт булгалады. Тимерҗанга, ай-һай, андый чаклар тәтемәде. Яшь ана, салым түли-түли, балаларны исән  үстерерлек көчләрне кайдан алды икән?

Өмет дибез икән, менә ул гаилә турында бер хадисә (булган хәл). Таңнан торып эшкә киткәндә Хәернисаттәй дүрт малай арасында хуҗабикә булырдай бердәнбер биш яшьлек кызы Фәгыйләгә чебешләрне болгау ясап ашатырга кушып китә. Фәгыйлә, әлбәттә, калдык көрпәне, бәрәңге кабыкларын, ваклап турап пешекләнгән кычытканны, ат кузгалагы орлыгын эссе суда бутап болгауны ясый.Тик туклыклырак булсын дип, өйдә булган бөтен тавык күкәйләрен дә сыта. Чебешләр рәхәтләнәләр ул көнне. Кич кайткач, ана кеше орыша башлый.

- Ник алай эшләдең, балакаем? Болай да бит ашарга юк...

Фәгыйлә дә югалып калмый:

- Күкәйләр күп булсынга сыттым, әнкәй!

Шул ук көнне малайларның зуррагы әнкәсенең эштән кайтуына яңа гына чәчәген койган бәрәңгенең төбен кармалап, май алмасы кадәрле генә бәрәңгеләрдән  шулпалы аш пешергән. Биш бала һәм әниләре болганчык суда балык тоткан кебек шулпа арасыннан бармак башы кадәрле генә әрчелмәгән бәрәңгене тотып алалар да, кабып суыралар. Әйтерсең лә, искиткеч бер аеруча тәмле ризык. Шулпаны да эчкәч, ашказаны хушлана кебек. Бүген дә исән калдык, димәк. Хәернисаттәйнең  да иртәгәгә булган өмет чаткылары ныгый төшә. Чөнки балалар кул арасына керә башладылар.

Мәдәният йортының сәхнәсендә  үксез ятимнәр белән бергә ике бертуган да горур һәм итагатьле басып торалар. Алар чын кешеләр булып  өлгергәннәр һәм шулай гомер кичерәләр. Мин, шаярып, башка бүләкләр белән бергә Фирзанга бер кап солы ярмасы, Фәгыйләгә исә бер дистә тавык күкәе  бирдем. Янәсе, Фирзанга казан төбендә касмак кырган чакларын, Фәгыйләгә болгау кыйссасын исләренә төшерсен әле...  Әмма кинаяләп бирелгән бу бүләкләргә зур мәгънә салынган иде. Юк, касмак кырдырыр өчен, яисә күкәйләрне  болгауга сытарга түгел. “Без кем идек, без кем булдык” мәкале бик урынлыдыр бу очракта. Мәдәният йортындагы бөтен тамашачы зал тутырып көлде һәм кул чапты. Хакыйкате шунда ки, авырлыкларны хәтерләп кенә, мул тормышның кадерен белеп яшәп була. Без, сугыш елларының ятим балалары, боларны үз җилкәләребездә күтәрдек.

                           Картәтәйнең каберен күрсәт

    Узган гасырның урталарында Сыерышбаш кешеләрен иң яхшы белүче дип “сары” кушаматлы Абдулланы әйтәләр иде. Архивларда утырып, “Тамырлар” китабымны язып, аны барлык авылдашларга бүләк итеп биргәч, XXI  гасыр башында мондый мактаулы исемне йөртү чираты үземә килде.  Мин моның белән бик горурланам. Авылдан чыгып китүемә 72 ел булса да, рухым анда калган, димәк. Чынбарлыкта, үземнең рухымнан бигрәк авылның гайрәтле үз тарту көчедер бу. Шуның сәбәбеннәндер, кичә үткәргән көнне тагын берәү яныма килеп басты.

  – Касыйм абый, белсәгез, Сез белерсез, дип әйтттеләр. Миңа картәтәмнең каберен күрсәтә алмассызмы?

Фирзанны нәни чагында күргән булсам,  бу кешене исә мин  гомеремдә, гомумән, беренче тапкыр күрүем.

   – Балакаем, синең картәтәң кем булган һәм син үзең кем?

     –Мин – Булатов Марс малае – Марсель, картәтәм Булат булган...

    Бу мизгелдә бөтенесе дә берьюлы аңлашылды. Егетебезнең картәтәсе  Миңлеәхмәт исемле  булса да, аны фамилиясе буенча Булат дип   йөрткәннәр. Ул узган гасырның утызынчы еллары башында “Богдан” колхозының беренче оештыручысы һәм яхшы рәисе булган. Тик  авырып, иртәрәк дөнья куйган. Мин кечкенә чагында ул күмелгән зиратта тактадан корылган һәм “Булат” дип язылган чардуганы була иде. Революция көнен бәйрәм иткәндә анда пионерларны да алып баргаладылар. 

(Дәвамы бар).

Касыйм Йосыпов. 

Сугыш  елларының  моңсу хәтирәләре
Сугыш елларының моңсу хәтирәләре
Читайте нас