Уйланырга урын бар
30 октябрь 2021, 06:08

“Присяжный” булудан баш тартырга ярыймы?

   Кайсыбер җинаять эшләре буенча, “присяжный утырышчы”лар саны җыелмау сәбәпле, суд эшенең кичектерелүе турында еш ишетергә туры килә. Димәк, “присяжный” булырга теләмәгән кешеләргә карата бернинди дә җәза юк?

“Присяжный” булудан баш тартырга ярыймы?“Присяжный” булудан баш тартырга ярыймы?
“Присяжный” булудан баш тартырга ярыймы?

Кайсыбер җинаять эшләре буенча, “присяжный утырышчы”лар саны җыелмау сәбәпле, суд эшенең кичектерелүе турында еш ишетергә туры килә. Димәк, “присяжный” булырга теләмәгән кешеләргә карата бернинди дә җәза юк?

   “Присяжный утырышчы булырга тәкъдим ителгән хатлар даими җибәрелеп тора, претендентлар исемлеге гел яңартыла. Анда җитди сайлап алу таләпләренә җавап биргән кешеләр генә керә,- ди бу уңайдан адвокат Константин Трапаидзе.- Килгән хатны җавапсыз калдырырга да мөмкин һәм күп гражданнар шулай итә дә. Әгәр инде присяжный булырга теләк белдереп тә, суд эше каралган вакытта сәбәпсез (алдан хәбәр итү мөһим) килмәсәгез, сезгә карата чара кулланылачак. Килмәгән өчен штраф күләме 2500 сумга кадәр җитә.

Фото: :liveposts.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас