Уйланырга урын бар
18 октябрь 2021, 05:12

Фаҗига булмый калган...

Әмма тынычланырга иртәрәк...  

Фаҗига булмый калган...Фаҗига булмый калган...
Фаҗига булмый калган...

Әмма тынычланырга иртәрәк...

 

Пермьдә бер үсмер кулына мылтык алган...

Бу ни бу? Көн туса, үсмерләрнең утлы корал белән “уйнавы” турында хәбәр көтә. Бу юлы Пермьдә 12 яшьлек ир бала мәктәптә ут ачкан... Бу хакта Telegram-канал 112 хәбәр итә.

Сарс эшчеләр поселыгында алтынчы сыйныф укучысы «Сайга» аучы мылтыгын алып килеп, мәктәптә ут ачкан. Ким дигәндә, ике тапкыр атып өлгергән ул. Мәгълүматлар буенча, үлүчеләр һәм каза күрүчеләр юк.

Укчыны кулга алганнар, әлеге вакытта аның белән иминлеек сакчылары аралаша. Бу сәгатькә инцидент буенча башка хәбәрләр юк.

Моннан алдарак, Чукоткада, мәктәпкә килеп, күпләп юк итү турында мессенджер буенча хәбәр иткән үсмерне кулга алганнар иде.

13 октябрьдә Анадырь шәһәренең бер мәктәбе укучылары WhatsAppта элек бу мәктәптә укыган укучының утлы корал белән килеп, “кыйратырга” җыенуы турында белеп алалар.

Кулга алынган егет моны хулиганлык кыланышы дип аңлата.

Әлеге вакыта аңа карата җинаять эшен ачу, җәза бирү турында мәсьәлә хәл ителә.

Пермьдә 12 яшьлек үсмер кулына эләккән мылтык кемнеке? Ул тиешле шартларда, бикле сейфта сакланмаганмы? Болар ачыклангач, җавапсыз “хуҗа” да җавапка тарттырылыр, мөгаен. Җиңел караш авыр хәлләр тудыра. Бу начар үрнәкләрнең чиге булырмы?

Фаҗига булмый калган...
Фаҗига булмый калган...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас